Понедельник, 27 Сентября 2021
بِسْمِ  اللّهِ  الرَّحْمـَنِ  الرَّحِيمِ "Во имя Аллаха, милостивого, милосердного!"
 
Rus En Ar
Статьи > СМР > Новости > Выступление Дамира Мухетдинова на пленарном заседании XI Форума татарских религиозных деятелей

Выступление Дамира Мухетдинова на пленарном заседании XI Форума татарских религиозных деятелей Выступление первого заместителя председателя Духовного управления мусульман Российской Федерации, ректора Московского исламского института, доктора теологии Дамира Мухетдинова на пленарном заседании XI Форума татарских религиозных деятелей «Национальная самобытность и религия», организованного Всемирным конгрессом татар, в Казани:



XI татар дин әһелләре форумында Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир-хәзрәт Мөхетдинов чыгышы



Мөхтәрәм Татарстан Республикасы президенты Нургали улы Рөстәм әфәнде, мөхтәрәм шәйх ул-ислам Тәлгат хәзрәт, мөхтәрәм имамнар, дин әһелләре вә дини оешмалар хезмәткәрләре! Мөхтәрәм җәмәгать үл-муслимин!

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, дини җитәкчебез мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән барчаларыгызны ислам сәламе белән сәламлим: Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү. Аллаһ Субханәһү вә Тәгалә ушбу мәҗлесебезне мөбарәк һәм дәвамлы кылса иде!

Иң әүвәл 11 майда Казанда булган фаҗига мөнәсәбәте белән Татарстан халкының тирән кайгысын уртаклашабыз. Гомере өзелгән балалар, укытучыларның рухлары Аллаһ каршында булып, Раббыбыз урыннарын җәннәттә Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөфтиләр шурасы кылса иде!

Яшь буынның рухи иминлеге, җан сәләматлеген кайгырту – безнең бурычыбыз. Шуңа күрә, төрле тарафлардан хәзрәтләребезне уртак мәҗлескә җыючы мөхтәрәм президентыбызга рәхмәтебезне белдерәбез. Аллаһ сездән разый булсын!

Мөхтәрәм җәмәгать! Безнең хәзерге төп максатыбыз – Идел буе Болгар дәүләте халыкларының ислам динен кабул итүнең 1100-еллыгын лаеклы, күркәм рәвештә үткәрү. Президент Путин каршында, бөтен ил каршында бу юбилейны күтәреп чыккан өчен без мөфти Равил хәзрәт Гайнетдингә рәхмәтле.

Берәүләр, бичаралар, бу хезмәттә фәкать матди якны гына күрделәр, юбилей оештыру максатын дәүләт биргән акчаны үзара бүлешү дип аңладылар. Аллаһ Үзе күрә һәм белә, ниятенә карата әҗерен дә, җәзасын да бирәчәк. Һәркем үзенең фикерләү дәрәҗәсеннән чыгып бәя бирә.

1989 нчы елда бу 1100-еллык дата бер кат билгеләп үтелде. Иң зур әһәмияте шунда, ул вакыйгалар рухи яңарышка юнәлеш бирде. Моның өчен мөхтәрәм Тәлгать хәзрәт Таҗетдингә олуг рәхмәтебез вә хөрмәтебез. Шулай да, дәүләтебез милади ел исәбе буенча яши, шуның буенча тарих елъязмасын алып бара. Милади буенча бу юбилейны үткәрү рухи тормышка яңа дәрт өстәр, иншәАллаһ.

Бу – Татарстанның гына түгел, бөтен Россиянең бәйрәме булырга тиеш. Безнең тарихи мирасыбыз – бөтен илнең тарихи мирасы һәм Президент Владимир Путин тарафыннан да шулай кабул ителә. Идел буе Болгар дәүләте үз эченә хәзерге Россиянең берничә төбәген, күпсанлы халыкларның ата-бабаларын сыйдырган, керткән.

Шуны әйтә алам: Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенә карый торган мәхәлләләр, төбәк идарәләре – Владивостоктан башлап Калининградка тикле 1100-еллык хөрмәтенә чаралар үткәрергә, халыкны рухландырырга ниятләп торалар һәм хезмәтен башладылар.

Гасырлар буена татарлар дингә өндәүче, мәгърифәт таратучы, мәчет-мәдрәсәләр салучы вә тотучы, китап басып таратучы, мәдәни һәм рухи мирасны  саклаучы милләт булган. Әлбәттә, бүгенгесе көндә вәзгыять үзгәрде. Элек, Кавказ ягын исәпкә алмаганда, Россиядә мәчеткә йөрүчеләрнең күпчелеге татар иде. Хәзер исә мәчетләрдә без, татарлар, азчылыкта калып барабыз. Бу хәл хәтта татарларның башкаласы Казанда күзәтелә. Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка шәһәрләрне сүләп тә торасы юк. Татарстанның үзендә хезмәт кылыр өчен дә кайвакыт республика эчендә кадрлар табылмый. Без дини-рухи хезмәткә яшьләрне дәгъват кылырга, өндәргә тиешле.

30 еллык дини яңарыш дәверендә без берничә баскычны үттек: сәләфчелек белән уйнау, евроисламны “уйлап табу” , җәдидчелек белән кадимчелек арасында каршылыкны куерту.

Бу еллар дәвамында мөфти шәех Равил Гайнетдиннең юнәлеше бер булды һәм модага карап үзгәрмәде. Бу – фикһта Имам Әбү Хәнифә мәзһәбе, акыйдәдә имам Таһави һәм имам Матуриди юлы, тәсаввуфта Әхмәд Ясави  һәм Баһаутдин Нәкшбәнд юлы, дини-иҗтимагый фикердә Шиһабетдин Мәрҗани вә Хөсәен Фәизхан нигез салган карашлар. Шунысы мөһим: яшьләрне гыйлемгә, интеллектуаль үсешкә тартырга кирәк. Безнең үсешебез ныклы фәнни нигездә барырга тиеш.

Шул ук вакытта, дөньяви тормышның үзгәрүе, мөселманнарның төрле шартларда яшәүләре дини тормышка плюралистик, киң һәм мәгърифәтле карашны таләп итә.

Безнең үз арабызда плюрализм ачык беленеп тора. Бер яктан караганда, бер үк кануни нигездә хезмәт итәбез. Ләкин республикаларда эшләп килүче дини оешмалар һәм область, крайларда эшләүче диния идарәләре тамырдан ук аерылып торучы шартларда яшибез. Республикада имам-мөхтәсиб  хөкүмәт хисабына хезмәт хакы ала, даими матди ярдәм күрә. Башка бер төбәктә исә дини оешма җитәкчесе фәкать хәйрия акчасы хисабына яши. Ул вандалларның, ксенофобларның мәчетләргә һөҗүм итүләренә, җомга көннәрендә мәчетләргә юнәлтелгән тикшерүләргә, исламга пычрак яла ягуларга сабыр итеп, күп төрле каршылыкларга дучар булып хезмәт куя. Билгеле, бу ике руханиның дөньяви тормышка, үз вазифаларына карашлары  аерылып торыр, алар бер-берсен аңламаска да мөмкин.

Без Россия дәүләтенең кануны нигезендә эшлибез, ләкин фикри һәм рухи мөстәкыйльлекне саклыйбыз. Дини тормышны билгеләүче төп, мөһим карарлар кабинетларда түгел, диния нәзарәтендә туарга, өммәтнең мәнфәгатен кайгыртырга тиеш. Фикер әйтүдә дә шулай: чын мәгънәсендә мөфти дәрәҗәсенә ирешкән дин әһеле хаталарны тәнкыйть итәргә дә, дөреслекне туры итеп әйтергә дә бурычлы. Гәрчә, кемгәдер ошамаса да.

Бу, әлбәттә, дәүләт белән эшләүне берничек тә инкарь итми һәм киметми. Дин әһелләренең дәүләт белән килешеп, аңлашып эшләве иң беренче чиратта өммәтнең үзенә кирәк, җәмгыятьтә тынычлык, иминлек булсын өчен кирәк.

Илебездә төрле шартларда эшләүче берничә мең татар дин әһелен нәрсә берләштерә? Беренче чиратта, без акыйдәдә, шәригатьтә, гореф-гадәттә бер үк карашта торабыз, намазларыбыздан соң бер үк сүзләр белән догалар кылабыз һәм ниятебез бер – динебез белән бергә милләтебезне дә саклау, үрчетү, фикри яктан үстерү, яшьләргә дөрес тәрбия һәм юнәлеш бирү.

Татарстан белән бердәм булып, бергә эшләү һичшиксез кирәк. Беренче чиратта бу татар телен саклау, мәчет-мәдрәсәләрдә татар телендә тәрбия бирү өчен кирәк. Икенчедән, ата-бабаларыбыз салып калдырган архитектур мирасны кайтару һәм торгызу бурычы тора. Мәсәлән, хәзерге вакытта Мәскәүнең 1823-1825 елларда салынган тарихи мәчете, Касыймдагы Хан мәчете, Түбән Новгородта Ярминкә мәчетен, Читадагы сәүдәгәр Нигъмәтуллин йортын торгызу эшләре башланды. Күп кенә мирас хәзер дә кайтарылмаган, шул исәптән Ростов-Дон, Волгоград, Әстерхан вә башка шәһәрләрдәге тарихи мәчетләр. Тарихтагы галимнәребезнең мирасын өйрәнү, шәрехләү өстендә эшләргә кирәк.

Бу нисбәттән, безнең Диния нәзарәтебез ел саен үткәрә торган Мәрҗани, Фәизхан, Фәхретдин, Биги, Гаспралы, Буби укуларында катнашырга, фәнни докладлар белән чыгыш ясарга чакырам. 1100-еллыкка атап без Ризаэтдин Фәхретдин, Муса Җарулла Бигиларның әсәрләрен татар, рус, арап телендә нәшер итү эшенә керештек .

Ошбу хезмәтләрдә без берләшеп эшләрбез, иҗтиһад кылырбыз диеп өметләнеп вә догада торып, сүземне тәмам кылам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

4 июнь, 2021 ел, Казан







Выступление первого заместителя председателя Духовного управления мусульман Российской Федерации, ректора Московского исламского института, доктора теологии Дамира Мухетдинова на пленарном заседании XI Форума татарских религиозных деятелей «Национальная самобытность и религия», организованного Всемирным конгрессом татар, в Казани:

перевод с татарского языка

Уважаемый Президент Республики Татарстан Рустам Нургалиевич Минниханов, уважаемый Государственный советник Республики Татарстан Минтимер Шарипович Шаймиев, уважаемый шейхульислам Талгат-хазрат Таджуддин, уважаемые имамы, религиозные деятели и сотрудники религиозных организаций! Дорогие единоверцы!

Приветствую вас от лица председателя Духовного управления мусульман Российской Федерации и Совета муфтиев России, нашего луховного лидера муфтия шейха Равиля Гайнутдина братским мусульманским приветствием  - Ассаляму алейкум ва рахматуллахи ва баракатуху. Да дарует Всевышний Аллах нашему собранию благословения и успешной работы!

В первую очередь, выражаем свои искренние соболезнования в связи с трагедией, случившейся 11 мая в Казани. Да примет Всевышний души безвинно убитых детей и педагогов и да дарует им из Своей милости.

Наш долг – заботиться о духовном благополучии, нравственном здоровье подрастающего поколения. Мы выражаем признательность уважаемому Президенту республики, сорбравшему всех нас в Казани. Да будет доволен Вами Аллах!

Уважаемое собрание! Наша главная цель в данное время – достойно отметить 1100-летие официального принятия ислама народами Волжской Булгарии. Мы благодарны муфтию шейху Равилу Гайнутдину за его предложение, выдвинутое перед президентом В.Путиным и перед всей страной.

Кто-то, достойный нашего сожаления, узрел в этом лишь корыстный интерес, посчитав целью проведения юбилея лишь доступ к средствам, выделяемым на его празднование.  Всевышний Сам Всевидящий и Всезнающий и воздаст каждому по намерениям и благом, и наказанием.

1100-летие официального принятия ислама народами Волжской Булгарии, отмечалось в 1989 году по мусульманскому летоисчислению, что дало серьезный импульс духовному возрождению. Мы за это выражаем глубокую благодарность уважаемому Талгату-хазрату Таджуддину. Но наше государство живет по григорианскому календарю, и по нему ведется летопись истории. Празднование этого события по григорианскому календарю, даст Бог,  послужит новым импульсом к развитию духовной жизни.

Празднование 1100-летия не должно ограничиваться Татарстаном, а должно носить всероссийский характер. Наше историческое наследие - это историческое наследие всей страны, и это также признает Президент Владимир Путин. А территория государства Волжская Булгария охватывает множество субъектов современной Российской Федерации, с этим государством связана история  предков многочисленных народов проживающих на этих землях.

Местные и централизованные религиозные организации в составе нашего Духовного управления мусульман Российской Федерации на просторах от Владивостока до Калининграда намерены проводить значимые, воодушевляющие наших верующих мероприятия в честь 1100-летия.

На протяжении веков татары призывали к религии, распространяли просвещение, строили и содержали мечети и медресе, издавали книги и сохраняли культурное и духовное наследие. Конечно, сегодня ситуация изменилась. В прошлом за исключением Кавказского региона основная масса прихожан в мечетях России были татарами. В данное время мы в меньшинстве. Такое положение дел наблюдается даже в столице татар Казани. Что уж говорить о ситуации, складывающейся  в Москве, Санкт-Петербурге и других городах. Иногда для работы в религиозной сфере в республике не находится собственных кадров. Поэтому перед нами стоит задача привлечения молодежи к религиозной деятельности, духовному служению.

За 30 лет религиозного возрождения мусульмане России прошли несколько этапов: увлечение салафизмом, «изобретение» евроислама и обострение противоречий между сторонниками джадидизма и кадимизма.

На протяжении многих лет позиция муфтия шейха Равиля Гайнутдина оставалась прежней и не менялась в зависимости от конъюнктуры. Мы придерживаемся школы имама Абу Ханифы в правовых вопросах, школы Абу Мансура Матуриди и имама ат-Тахави – в плане вероучения, следуем по пути Ахмеда Ясави и Бахауддина Накшбанда в тасаввуфе, ориентируемся на воззрения  Шихабуддина Марджани Хусейна Файзхана в религиозно-общественной жизни. Что важно: молодежь необходимо привлекать к науке и интеллектуальной деятельности. Наше развитие должно быть построено на твердом научном фундаменте.

В то же время, стремительные преобразования в окружающем мире, разнообразие условий проживания мусульман требуют от нас плюралистического, широкого и просвещенного взгляда на действительность.

Плюрализм совершенно очевидно проявляется в нашем служении. С одной стороны, мы ведем свою деятельность в одноц и той же системе правовых координат, по одним и тем же законам. Однако реальные условия, в которых живут духовные управления республик и религиозные организации в областях и краях нашего государства в корне отличаются. В республике имам-мухтасиб получает зарплату из бюджета и получает регулярную финансовую поддержку. В то время как имам-мухтасиб в какой-либо области живет только за счет благотворительности. Кроме того, в немусульманских регионах мечети и храмы зачастую становятся объектами нападения вандалов и ксенофобов, внезапных проверок правоохранителей в пятничные дни, сталкиваются с очернением и клеветой в свой адрес. Религиозные деятели в таких регионах ведут свое служение проявляя терпение, преодолевая множество препятствий. Очевидно, что взгляды этих двух имамов-мухтасибов на жизнь и на выполняемые ими обязанности различаются, они не вполне могут понять положение друг друга.

Мы работаем в соответствии с законодательством Российского государства. При этом убеждены, что в интеллектуальной и духовной сферах Духовное управление должно сохранять самостоятельность. Основные и наиболее важные решения, определяющие религиозную жизнь мусульман России должны приниматься духовным управлением, а не в чужих кабинетах, и учитывать интересы уммы. То же верно и в отношении высказывани своего мнения: священнослужитель, действительно достигший статуса муфтия, обязан указывать на ошибки и говорить правду, даже если это кому-то и не нравится.

Разумеется, это нисколько не умаляет и не отрицает необходимости сотрудничать с государством. Взаимодействие, взаимопонимание между религиозными деятелями и властью необходимо, прежде всего, самой умме для сохранения мира и благополучия в обществе.

Что объединяет тысячи татарских имамов, работающих в разных условиях? Прежде всего, мы придерживаемся одного и того же понимания нашей религии, соблюдаем шариат и придерживаемся общих обычаев, после молитвы обращаемся к Богу с одними и теми же словами, а наши общее намерение – это защищать, лелеять, взращивать, обучать и направлять нашу молодежь согласно установкам  нашей благородной религии.

Мы призваны быть едины с Татарстаном, работать сообща. В первую очередь, это необходимо для сохранения татарского языка, для проведения воспитательной работы в мечетях и медресе на татарском языке. Во-вторых, нашей общей заботой является возвращение и возрождение того архитектурного наследия, которое было создано нашими предками. Например, в настоящее время начата работа по реконструкции, реставрации, воссозданию таких объектов как Историческая (татарская) мечеть Москвы 1823-1825 гг. постройки, Ханской мечети Касимова, Ярмарочной мечети Нижнего Новгорода, дома купца Нигматуллина в Чите. И многие мечети еще даже не возвращены верующим, например мечети Ростова-на-Дону, Волгограда, Астрахани и др. Предстоит работа по изучению и осмыслению богословского наследия.

В этой связи, приглашаю вас участвовать в научных чтениях – Фаизхановских, Фахретдиновских, Бигиевских, Гаспринских, чтениях им. Марджани и чтениях им. Мухлисы Буби. Специально к 1100-летию мы готовим к изданию сочинения Мусы Бигиева и Ризаэтдина Фахретдина на татарском, русском, арабском языках.

В завершении, выражаю надежду на совместную, общую работу с вами во всех этих направлениях. Благодарю за внимание.

4 июня 2021 г., г. Казань


4 июня 2021

ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Яндекс Livejournal Mail.Ru

Возврат к списку