Пятница, 03 мая 2024
بِسْمِ اللّهِ الرَّحْمـَنِ الرَّحِيمِ "Во имя Аллаха, милостивого, милосердного!"
 
Rus En Ar
Статьи > СМР > Конференции, поездки и встречи > Призыв к единению и сотрудничеству

Призыв к единению и сотрудничеству . Выступление Председателя  Совета муфтиев России и Духовного управления мусульман РФ Муфтия Шейха Равиля Гайнутдина на пленарном заседании VI Всероссийского форума татарских религиозных деятелей «Национальная самобытность и религия» 13 июня 2015 г. в Казани.  (на татарском языке):

Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Хөрмәтле Ринат Зиннурович! Мөхтәрәм дин кардәшләрем, милләттәшләрем, хәзрәтләр һәм абыстайлар, ханымнар һәм әфәнделәр! Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөфтиләр шурасы һәм шәхсән үз исемемнән барчагызны да күркәм мөселман сәламе Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү диеп сәламлим! Сүземне бүгенге Форум − мәҗлесебезгә Аллаһу Җәнабе үл-Хакның рәхмәте һәм бәракәте иңеп, нәтиҗәләрен динебез һәм милләтебез өчен хәерле кыл, я Раббәнә, диеп, догадан башлыйм.

Без барыбыз да ел саен татар халкының башкаласы буларак кабул ителгән Казан шәһәрендә үтә торган "Милли тормыш һәм дин" форумына милләтебезнең киләчәген, ислам өммәтенең үсеше мәсьәләсен киңәшергә дип җыелабыз. Әлеге туплантыны башкарып, татар дин әһелләрен очраштыру, фикер алмашуны оештырган Татарстан хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәтебез һәм ихтирамыбызны белдерәм.

Бүгенге көндә фикеребез, чынбарлыкны күзаллавыбыз киләчәккә юнәлгән: татар милләтенең киләчәге, гомумкешелек мәйданында аның урыны нинди булыр? Бу турыда уйлаганда, шуны истә тотыйк: татарны милләт буларак дөньяга танытучылар арасында күпчелеге − фикер ияләре, гыйлем ияләре, мәгърифәтчеләр, әдипләр булды!. Алар арасында Кол Гали, Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани, Хөсәен хәзрәт Фәезхан, Галимҗан хәзрәт Баруди, Ризаэтдин хәзрәт Фәхретдин, Муса хәзрәт Бигиев, Исмәгыйл бәй Гаспралы, дөньякүләм танылу тапкан замандашыбыз Минтимер Шәймиев. Мин ышанам: үзенең киләчәген дә безнең милләтебез гыйлем-мәгърифәт белән тыгыз бәйләп карарга тиеш. Булачак Зыя Камали, Садри Максуди, Кәрим Хәкимов, Бакый Урманчы, Муса Җәлилләрне тәрбияләү эшенә без кичекмәстән, бүген үк керешергә тиеш.

Тәҗрибә уртаклашу йөзеннән мин сезне, хөрмәтле кардәшләрем, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөфтиләр шурасының бу өлкәдә башкарган әшләре белән таныштырып үтәсем килә. Беренчедән, 2007 елдан бирле Президент Владимир Путинның кушуы буенча Россия хөкүмәте ислам тарихы һәм мәдәниятен тирәнтен өйрәнгән белгечләр әзерләү программасын гамәлгә ашырып килә. Әлеге программа буенча без нигез салган югары дини уку йортлары − Мәскәү ислам институты һәм Казандагы Россия ислам институты дөньяви югары уку йортлары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек алып бара. Илебезнең иң бай тарихлы өч югары уку йорты − Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Казан университетлары белән килешү нигезендә тыгыз эшлибез.

Берничә көн элек кенә Санкт-Петербург каласында егермеләп илдән килгән галимнәр һәм кунаклар катнашында бөек галимебез Муса хәзрәт Бигиев исемен йорткән гыйлми җыен-тупланты уздырдык. Киләсе 2016 елда Бигиев укуларын Казан федераль университет башлыгы − ректор Илшат әфәнде Гафуров чакыруы буенча Татарстанның башкаласы Казанда үктәрергә ниятлибез. 2015 елның ахырында исә Төркия Диянәт башлыгы, профессор Мәхмәт бәй Гөрмәз тәкъдиме белән Истамбул шәһәрендә Халыкара мөселман форумын оештырабыз.

Әйтеп узган проектлар илебез мөселманары арасында дини яңарышка, фәнни үсешкә генә йогынты ясап калмыйча, дөнья күләмендә татарларны танытуга, халыкара мәйданда илебезнең дәрәҗәсен ныгытуга, абруен арттыруга да хезмәт итә. Барыбыз да шаһит: Россияне үз мәнфәгатләреннән ваз кичеп, сәясәтебезне һәм икътисадыбызны башка дәүләтләрнең ихтыяҗларына буйсындырырга теләгән вәзгыяттә, санкцияләр сәясәтенә катнашмыйча, хезмәттәшлеккә тугры калган илләр арасында байтагы − мөселман илләре, шул исәптән сратегик партнер дәрәҗәсендәге Төркия. Ислам дөньясы һәм Русия арасында эшчәнлекне тирәнәйтү, үзара уңай карашны ныгыту илебез өчен дә, илебезнең мөселман милләтләре өчен дә, мөселман илләренең үзләре өчен дә файдалы икәнлегенә инанабыз! Безнең бу эшчәнлегебезгә дәүләт башында торучылар тарафыннан да югары бәя бирелә!

Төбәкләрдә мәхәллә тормышын оештырып, дини тәрбия эшен ата-бабалардан калган нигез-гадәт буенча алып баручы имамнар да игътибардан читтә калмый! Елына берничә мәртәбә имамнар өчен Мәскәү, Казан, Түбән Новгород, Еатеринбург шәһәрләрендә, быел беренче мәртәбә Санкт-Петербургта белемнәрен арттыру, квалификацияләрен күтәрү курслары үткәрәбез. Узган 2014 елның декабрендә әлеге курсларга беренче мәртәбә Кырымда эшләүче дин кардәшләребез дә килде.

Гомумән, дин һәм кан кардәшләребез булган кырым татарлары мәнфәгатләренә зур әһәмият бирәбез. Мөфти Әмирали хаҗи Аблаев һәм Кырым Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте белән тыгыз элемтәдә торып, күп кенә эшләр башкарырга насыйп булды. Шул исәптән, Кырым мөселманнары өчен хаҗ сәфәрен оештыру, Исмәгыйл бәй Гаспралы вафатының 100 еллыгы һәм Иске Кырым (Солхат) шәһәрендә Үзбәк хан мәчетенең 700 еллыгы уңаеннан фәнни конференцияләр уздыру − шул хезмәттәшлекнең нәтиҗәсе. Хәзерге вакытта көн үзәгендә торган мәсьәләләрдән − Кырымдагы мөселманнарга Зынҗырлы мәдрәсәсе һәм башка тарихи мәчет-мәдрәсә биналарын кайтару, аларны Кырымдагы Диния нәзарәтенең хосусый милеге − вакфы итеп теркәү, Кырымда тарихта беренче мәртәбә имамнарның квалификациясен күтәрү курсларын оештыру. Сентябрь ае башында Кырымның иң гүзәл почмакларыннан берсе булган Ялта шәһәрендә "Үзгәрешләр дәверендә дин һәм милләт" диеп исемләнгән конференция үткәрергә әзерләнәбез.

Инде башкарылган һәм ниятләнгән һәрбер гамәлебез, башлангычыбыз нәтиҗәле һәм файдалы булуын Раббебез Аллаһ Үзе насыйп кылса иде дип дога кылып, милләтебезнең киләчәге бакчасын эшкәртүдә, дөрес һәм файдалы орлыклар утыртуда сезне, хөрмәтле крдәшләрем, һәммәгезне дә хезмәттәшлеккә чакырам.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт.


14 июня 2015

ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Яндекс Livejournal Mail.Ru

Возврат к списку