Среда, 19 июня 2024
بِسْمِ اللّهِ الرَّحْمـَنِ الرَّحِيمِ "Во имя Аллаха, милостивого, милосердного!"
 
Rus En Ar
Статьи > Ислам и мусульмане > Мусульманские праздники > Обращение Муфтия Шейха Равиля Гайнутдина в канун месяца Рамадан

Обращение Муфтия Шейха Равиля Гайнутдина в канун месяца Рамадан Обращение духовного лидера мусульман России Председателя Духовного управления мусульман Российской Федерации и Совета муфтиев России Муфтия Шейха Равиля Гайнутдина в канун Священного месяца Рамадан     (на русском и татарском языках)




بسم الله الرحمن الرحيم
الحمد لله رب العالمين
والصلاة والسلام على رسولنا محمد
وعلى آله وصحبه أجمعين
وبعد
السلام عليكم ورحمة الله وبركاته

Мир вам, милость Аллаха и Его благословение!



Дорогие мои братья и сестры! Наступает священный Рамадан — месяц безграничной Божьей милости и всепрощения, время исполнения четвертого столпа Ислама - поста.
Всевышний Аллах говорит нам:

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا كُتِبَ عَلَيْكُمُ الصِّيَامُ كَمَا كُتِبَ عَلَى الَّذِينَ مِن قَبْلِكُمْ لَعَلَّكُمْ تَتَّقُونَ

«О верующие! Предписан вам пост, подобно тому, как он был предписан вашим предшественникам . Так вы сможете (стать) сдержанными» (Благородный Коран, 2:183).
От имени Духовного управления мусульман Российской Федерации, Совета муфтиев России и от себя лично сердечно поздравляю вас с началом священного Рамадана! С чистым сердцем, добрыми и искренними намерениями мы вступаем в месяц поста, духовного очищения, благих дел и неустанной мольбы.

На величие Рамадана, на его сакральное значение указывает факт: ниспослание последнего Божьего Откровения — Благородного Корана началось именно в этот месяц. Помимо обязательного поклонения – поста, мы стремимся наполнить этот месяц и другим поклонением. Это чтение Священного Корана, заучивание его наизусть, изучение его смыслов. Даже слушать священное писание в исполнении имама или в аудиозаписи – полезно и наполняет наши сердца особым трепетом и радостью.

Рамадан – это месяц, в который Аллах особенно щедр и милостив. Нам всем следует проявить особое усердие в мольбах и молитвах. Просить Всевышнего о здравии и благополучии членов наших семей, о мире и благоденствии в нашем Отечестве, о благом нраве подрастающего поколения и о тех, кто защищает интересы нашего государства на специальной военной операции.

В этот благодатный месяц мы неустанно будем молиться о прекращении кровопролития на святой земле. Будем просить Аллаха остановить смерти стариков, женщин и детей, положить конец разрушению мечетей и других храмов в секторе Газа и во всех других частях земного шара. Ведь Рамадан – это месяц установления и укрепления мира в душах верующих.
2024 год мы определили как Год мусульманской семьи. И для укрепления семейных ценностей, любви, взаимопонимания и уважения между родственниками Рамадан имеет большое значение, ведь он сближает сердца на основе любви к Аллаху.

И ла дарует Всевышний Аллах всем нам сил и душевного подъема для соблюдения поста, исполнения сунны Рамадана в виде коллективных молитв таравих. Да будет преисполнен этот великий месяц нашими добрыми делами и станет временем оживления веры в наших сердцах!

Молитвенно желаю каждому из нас пробуждения в душе самых лучших нравственных качеств - справедливости, великодушия, сострадательности, доброты. Пусть в домах мусульман по всей планете царят мир, благополучие, взаимопонимание, неустанно поминается имя Аллаха и звучат аяты Священного Корана. Аминь.
والسلام عليكم ورحمة الله وبركاته


Муфтий Шейх Равиль Гайнутдин





Изге Рамазан ае җитү уңаеннан
Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,
Мөфти Шәех Равил Гайнетдиннең котлавы


بسم الله الرحمن الرحيم
الحمد لله رب العالمين
والصلاة والسلام على رسولنا محمد
وعلى آله وصحبه أجمعين
أما بعد
السلام عليكم ورحمة الله وبركاته
Сезгә Аллаһы Тәгаләдән иминлек, Аның рәхмәтен һәм бәрәкәтен сорыйм!
Кадерле дин кардәшләрем!
Аллаһы Раббыбызның чиксез рәхмәте һәм мәгъфирәте, динебезнең дүртенче баганасы - ураза тоту вакыты – изге Рамазан ае килеп җитте. Аллаһы Тәгалә безгә болай дип мөрәҗәгать итә:

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا كُتِبَ عَلَيْكُمُ الصِّيَامُ كَمَا كُتِبَ عَلَى الَّذِينَ مِن قَبْلِكُمْ لَعَلَّكُمْ تَتَّقُونَ

“И иман китергән кешеләр! Сезгә, сездән алдагы кешеләргә фарыз ителгән кебек, ураза фарыз ителде. Шулвакыт сез Аллаһтан куркучы булырсыз” (“Әл-Бәкарә” сүрәсе, 183а.).
Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөфтиләр Шурасы һәм шәхсән үз исемемнән сезне ихластан изге Рамазан ае башлану белән котлыйм! Калебләребезне чистартып, игелекле һәм эчкерсез ниятләр белән без ураза, рухи чистарыну, игелекле гамәлләр һәм эчкерсез дога кылу аена керәбез.

Аллаһының соңгы Китабы – изге Коръәннең бу айда иңдерелә башлавы Рамазанның бөеклеге, аның асыл мәгънәгә ия булуы турында сөйли.

Фарыз ураза тотудан тыш, без бу айны башка гыйбадәт белән дә баетырга тырышабыз: Изге Коръәнне укыйбыз, аны ятлыйбыз һәм мәгънәсенә төшенергә омтылабыз. Раббыбыз нәсыйхәтен тыңлау гына да файдалы, бу йөрәкләребезне кузгата һәм шатлык хисләре бүләк итә.

Рамазан аенда Аллаһы Тәгалә адәм балаларына карата тагын да юмартрак һәм рәхимлерәк. Бу вакытта һәммәбезгә дә догаларда һәм намазларда тырышлык күрсәтергә кирәк. Аллаһы Раббыбыздан гаиләләребезгә саулык-сәламәтлек һәм бәрәкәт, Ватаныбыз өчен тынычлык һәм иминлек, үсеп килүче буынга тәүфыйк вә һидәят сорыйк, махсус хәрби операция барышында дәүләтебез мәнфәгатьләрен яклаучылар өчен догада булыйк.
Бу бәрәкәтле айда без изге җирдә кан коюны туктату турында армый-талмый дога кылачакбыз. Раббыбыздан Газа төбәгендәге һәм башка җирләрдә картларның, хатын-кызларның һәм балаларның үлемен туктатуын, мәчетләрнең һәм башка гыйбадәт йортларының җимерелүенә чик куюын сораячакбыз. Чөнки Рамазан ае иманлы бәндәләрнең күңелләрендә тынычлык урнашкан һәм ныгыган ай бит.
2024 елны без мөселман гаиләсе елы дип билгеләдек. Аллаһны ярату нигезендә калебләрне үзара якынайткан Рамазан ае гаилә кыйммәтләрен, мәхәббәтне, туганнар арасындагы үзара аңлашуны ныгытуда зур әһәмияткә ия.

Аллаһы Тәгалә барыбызга да ураза тотарга, Рамазан аеның сөннәте - тәравих намазларын җәмәгать белән үтәргә егәрлек һәм рухи көч бирсен. Бу бөек айны игелекле гамәлләребез белән тулыландырыйк, йөрәкләребезне иман нурлары белән баетыйк.

Догаларымда һәрберебезнең күңелендә иң яхшы әхлакый сыйфатлар - гаделлек, киң күңеллелек, шәфкатьлелек, игелек уянсын иде дип теләп калам. Бар дөньяда мөселманнарның йортларында тынычлык, иминлек, үзара аңлашу хөкем сөрсен, Аллаһның исеме даими искә алынсын һәм изге Коръән аятьләре яңгырасын. Әмиин.

والسلام عليكم ورحمة الله وبركاته

Мөфти Шәех Равил Гайнетдин

10 марта 2024

ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Яндекс Livejournal Mail.Ru

Возврат к списку