Четверг, 25 апреля 2024
بِسْمِ اللّهِ الرَّحْمـَنِ الرَّحِيمِ "Во имя Аллаха, милостивого, милосердного!"
 
Rus En Ar
Статьи > СМР > Новости > Приветствие Муфтия Шейха Равиля Гайнутдина участникам научно-практической конференции в Набережных Челнах

Приветствие Муфтия Шейха Равиля Гайнутдина участникам научно-практической конференции в Набережных Челнах Приветствие Муфтия Шейха Равиля Гайнутдина участникам научно-практической конференции  «Татарское мусульманское просвещение на рубеже XIX-XX веков», которая состоялась в Набережночелнинском медресе "Ак мечеть" 20 октября:


Текст приветствия:



Мөхтәрәм “Ак Мәчет” комплексы җитәкчеләре һәм конференциядә катнашучы дин әһелләре, голәмә вә кунаклар!

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөфтиләр шурасы һәм шәхсән үз исемемнән мәҗлесегезне ихлас сәламлим вә хәерле, эчтәлекле, дәвамлы очрашу булсын дия догада торам.

Конференциянең эчтәлеге XIX гасыр ахыры – ХХ гасыр башы татар мөселман мәгарифен бүгенге көн дини уку йортлары һәм дини тәрбия системасы белән тоташтырып өйрәнүгә юнәлгән. ХХ гасырдагы дәүләтнең дәһри – атеистик сәясәте аркасында дини мәгариф тамырыннан ук корытылып юкка чыгарылды диябез. Ләкин Аллаһының чиксез рәхмәте белән заманалар арасында бәйләнеш бөтенләй үк өзелмәде, ә бәлки милли дини мәгарифнең чәчәк ату чорыннан динсезлекнең иң көчле заманасына хәтле аз санлы булса да, җепләр сузылып килде. 1980-нче елларда җәдиди мәдрәсәләр калыбында белем алган мәшһүр имамнарыбызның - Ахмәтзәки Сафиуллин, Габделхәбир Яруллиннарның диндә тәүге адымнарын атлаучы булачак дин әһелләренә биргән дәресләренең мин шаһиты һәм шушы олуг мәртәбәгә ирешкән кеше.

Бүгенге мәҗлестә татар мәдрәсәләренең милләт үсешенә һәм дини гыйлемнәрне үстерүгә керткән өлеше турында күп мәгълүмат бирелер. Мин исә игътибарыгызны белем бирү белән бергә әхлакый тәрбия, милләт, җәмгыять мәнфәгатен дә кайгыртуга юнәлтәсем килә.

XIX -ХХ гасырларның мәшһүр галимнәре кебек үк, замандаш имамнарыбыз да, дөнья һәм кешелек үсешен тирән аңлап, динебезнең һәм халкыбызның киләчәктә мәртәбәле урын алып торуын тәэмин итәрлек дәрәҗәдә эш алып барырга тиешләр, шул дәрәҗәдә фикер йөртә белергә тиешләр. Берничә буын алга күзаллап хәрәкәт итик, Аллаһының рәхмәте белән бүген чәчкән орлыкларыбыз берничә буын алмашынгач та шытып чыгып дини яңарышка сәбәп булырга мөмкин.

Бу нисбәттән, “Ак мәчет” сыман, үз эченә мәчет-мәдрәсәне, музей-китапханәләрне, методик үзәкне берләштергән комплексларның әһәмияте зур. Аллаһу Субханәһү вә Тәгалә дин кардәшләребезнең хезмәтеннән Үзе разый булып, әҗерен ике дөньяда да насыйп итсә иде һәм иҗтиһадыгызны хәерле кылса иде дия догада калам.

Мөфти шәех Равил Гайнетдин,

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,

Россия мөфтиләр шурасы рәисе



Привтствие зачитал руководитель департамента образования, науки и культуры ДУМ РФ, проректор по научной работе Московского исламского института Ренат Ислямов.

По итогам работы конференции была принята резолюция.


23 октября 2018

ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Яндекс Livejournal Mail.Ru

Возврат к списку