День Великой Победы. Поздравление Председателя Духовного управления мусульман Российской Федерации Главного Муфтия Шейха Равиля Гайнутдина:
Дорогие граждане Российской Федерации и стран Содружества Независимых Государств!
Дорогие мои соотечественники!
Дорогие ветераны, труженики тыла!
Сердечно поздравляю всех вас с великим праздником – 80-летием Победы в Великой Отечественной войне.
Победа 9 мая 1945 года была, прежде всего, духовной победой наших предков. Десятки миллионов сыновей и дочерей Отечества без колебаний поднялись на защиту нашей общей Родины. Отбросив всякий страх, не колеблясь они шли в бой, в атаку, в разведку, на верную смерть, чтобы защитить свои семьи и защитить свободу своего государства. Мужественно провожали женщины своих сыновей, мужей, отцов на фронт и стойко переносили все неимоверные тяготы военного времени и лишений. Огромное терпение и самоотдачу проявили труженики тыла, работавшие не покладая рук и отдававшие все до последнего на нужды Красной Армии.
День Победы стал частью общего культурного кода народов СНГ, праздником не только официальным, но поистине народным и семейным. Ибо не было в Советском Союзе семьи, в которую не вошла бы Великая Отечественная война. Каждый воин проявил героизм, отвагу, самоотверженность, а вместе с тем, каждую семью затронули утраты, разлуки, боль, слезы.
Перед лицом нацистского вторжения никто из народов СССР не дрогнул, не искусился лживой пропагандой захватчика. Все они твердо стояли на правде и любви к Родине.И все четыре года войны наш многонациональный и многорелигиозный народ твердо верил в Победу и молился о ней каждый согласно своих традиций. В годы войны жизнь тех немногих храмов Советского Союза, которые оставались открытыми, также была направлена на помощь фронту, на достижение общей победы. От стен Московской Соборной мечети имам Халилрахман Насретдинов напутствием и добрыми молитвами провожал призывников на фронт, здесь собирали пожертвования для армии, в том числе средства на создание танковой колонны, непрестанно возносили молитвы за победу Красной Армии, единство и свободу наших народов.
Верховный муфтий СССР Абдурахман Расули, а за ним и все мусульманское духовенство Советского Союза были единодушны: защита Родины от вражеского нападения была джихадом. Наши деды, прадеды шли в бой с полным осознанием и верой, что они находятся на пути Аллаха, ибо защищают родную землю от нече´стия. Наши духовные отцы – муфтии, имамы в годы войны были со своим народом, всячески поддерживали и укрепляли народный дух.
Результатом небывалого единения всего многонационального и многорелигиозного народа Советского Союза стала Победа и завоевание мира для себя и поколений своих потомков. А ныне живущие призваны передавать память о войне, о подвиге нашего народа следующим за нами поколениям. Мы призваны и внушить молодым поколениям трагичность войны, высочайшую ценность мира и сохранения людских жизней.
В сегодняшний великий праздничный день мы возносим Господу миров мольбы за души наших предков, защитивших Отечество на полях сражений. Мы молим о сохранении жизней и даровании Победы нашим военнослужащим на Специальной военной операции, о мире и безопасности для нашего дорогого Отечества, мирном будущем для будущих поколений россиян. Аминь.
С Днем Победы вас, дорогие мои!
Главный Муфтий Шейх Равиль Гайнутдин
Поздравление на татарском языке:
Баш Мөфти Шәех Равил Гайнетдинның 9 май белән котлавы:
Кадерле Россия Федерациясе һәм Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләре гражданнары!
Кадерле ватандашларым!
Кадерле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре!
Барыгызны да ихлас йөрәгемнән Бөек бәйрәм – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән котлыйм.
1945 елның 9 маендагы Җиңү, барыннан да элек, ата-бабаларыбызның рухи җиңүе булган. Ватаныбызның дистәләгән миллион уллары һәм кызлары һич икеләнмичә уртак Ватаныбызны вәхши дошман явыннан сакларга күтәрелгән. Алар үз гаиләләре һәм үз дәүләтләренең азатлыгын яклау өчен һәртөрле куркудан арынып, шик-шөбһәгә бирелмичә, сугыш кырына ашыккан, атакага күтәрелгән, разведкага барган. Хатын-кызларыбыз йөрәк парәләре - улларын, сөекле ирләрен, кадерле әтиләрен фронтка чын каһарманнарча озатып калган һәм сугыш чорының авырлыгын һәм мохтаҗлыгын искитмәле сабырлык белән үз җилкәсендә күтәргән. Аеруча, тыл хезмәтчәннәре фидакярлек белән гаять зур түземлек күрсәтеп, тылда эшләгән һәм тир түгеп табылган малның барысын да Кызыл Армия ихтыяҗларына юллаган.
Җиңү көне БДБ халыкларының уртак тарихи-мәдәни мирасының бер өлешенә әверелде, ул - рәсми генә булып калмыйча, чын мәгънәсендә халык һәм гаилә бәйрәме. Чөнки Советлар Союзында Бөек Ватан сугышы ишек шакымаган йорт, гаилә калмады. Һәр сугышчы каһарманлык, кыюлык, фидакярлек үрнәген күрсәтте, шуның белән бергә һәр гаиләгә югалту, ялгызлык, хәсрәт, күз яшьләре дә килде.
Нацистларның һөҗүме СССР халыкларының берсен дә куркытмады, Ватанга басып кергән дошманның ялган пропагандасына беркем дә алданмады. Алар барысы да хакыйкатьтә һәм Ватанны яратуда нык торды. Һәм сугыш барган дүрт ел барышында безнең күпмилләтле һәм күпдинле халкыбыз Җиңүгә нык ышанды һәм һәркайсы үз динендә кабул ителгәнчә, җиңүне якынайтуны сорап, дога кылды. Сугыш елларында Советлар Союзында ачык калган аз санлы гыйбадәтханәләрнең тормышы шулай ук фронтка ярдәм итүгә, уртак җиңүгә ирешүгә юнәлдерелгән иде. Мәскәү Җәмигъ мәчете имамы Хәлилрахман Насретдинов хәрби хезмәткә чакырылучыларны хәер-фатихасы һәм догасы белән фронтка озаткан, Аллаһ йортында армиягә сәдака, шул исәптән танк колоннасын төзүгә акча җыйганнар, Кызыл армиянең җиңүе, халыкларыбызның бердәмлеге һәм азатлыгы өчен өзлексез догада булганнар.
СССРның баш Мөфтие Габдрахман Расүли һәм аның белән бергә Советлар Союзының бар имамнары бер фикердә булалар: Ватанны дошман һөҗүменнән саклау - җиһад. Безнең ата-бабаларыбыз сугышка үзләренең Аллаһ юлында булуларын аңлап һәм ышанып барган, чөнки алар туган җирләрен дошман явызлыгыннан саклаган. Безнең мөфтиләр, имамнар сугыш елларында халык белән бергә булган, рух ныклыгын сакларга ярдәм күрсәткән.
Җиңү һәм үзе өчен, киләчәк буыннар өчен тынычлык яулап алу күпмилләтле һәм күп динле Советлар Союзы халкының моңарчы күрелмәгән бердәмлеге нәтиҗәсе булды. Ә хәзер яшәүчеләр сугыш, халкыбызның батырлыгы турындагы истәлекне бездән соңгы буыннарга тапшырырга бурычлы. Яшь буынга сугышның фаҗигасен, тынычлыкның һәм кеше гомеренең иң югары кыйммәт булуын аңлату безнең вазифа.
Бүгенге бөек бәйрәм көнендә без яу кырларында Ватанны саклаган ата-бабаларыбыз рухы өчен Галәмнәрнең хуҗасына ялварабыз. Без Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләребезнең гомерен саклауны, аларның җиңүен, кадерле Ватаныбыз өчен тынычлык һәм иминлек, россиялеләргә тыныч киләчәк дия һәрдаим ихлас догада торабыз.
Җиңү көне белән котлыйм сезне, кадерлеләрем!
Баш Мөфти Шәех Равил Гайнетдин
Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе рәисе
9 мая 2025