Суббота, 27 апреля 2024
بِسْمِ اللّهِ الرَّحْمـَنِ الرَّحِيمِ "Во имя Аллаха, милостивого, милосердного!"
 
Rus En Ar
Статьи > СМР > Награждения и поздравления > Поздравление Муфтия Шейха Равиля Гайнутдина Рустаму Нургалиевичу Минниханову

Поздравление Муфтия Шейха Равиля Гайнутдина Рустаму Нургалиевичу Минниханову
Председатель Духовного управления мусульман Российской Федерации и Совета муфтиев России Муфтий Шейх Равиль Гайнутдин поздравил Главу - Раиса Республики Татарстан Рустама Нургалиевича Минниханова с днем рождения:






Татарстан Республикасы Рәисе
Р.Н. Миңнехановка



Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич!



Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, илебез төбәкләрендә эшләүче мәхәлләләрнең меңләгән имамнары исеменнән һәм шәхсән үзем Cезне 67 яшьлек туган көнегез белән ихлас калебемнән котлыйм һәм олы ихтирамымны җиткерәм!

Татарстан – бар татар дөньясының уртак ватаны, ә Cезне милләтебезнең хәзерге заман лидеры итеп таныйбыз.

Татарстан күп яктан Россиянең үрнәк төбәге һәм Россия дәүләтчелегенең таянычы да. Республиканың икътисади һәм сәнәгать уңышлары, югары дәрәҗәдәге халыкара чараларны уңышлы уздыру, төрле өлкәләрдә заманча технологияләр урнаштыру тәҗрибәсе дә, аның дәрәҗәсен һәрьяклап ныгыта.

Татарстанда яшәүче дин кардәшләребезнең, милләттәшләребезнең һәм шулай ук башка дин һәм милләт вәкилләренең ихтыяҗларына, республикада һәм аннан читтә татар мөселманнарының мәдәни мирасын саклауга һәм торгызуга игътибарлы булуыгыз олы ихтирамга һәм рәхмәткә лаек.

Сезгә киләчәктә дә эшегездә зур уңышлар телим, хәерле гамәлләрегездә Аллаһы Тәгалә Cезгә Үз ярдәмен бирсен, без – мөселманнар Сезнең өчен догада калабыз.
Үзегезгә һәм гаиләгезгә иминлек, иман байлыгы, саулык-сәламәтлек һәм бәрәкәт сорыйм.


Мөфти Шәех Равил Гайнетдин
Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе

1 марта 2024

ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Яндекс Livejournal Mail.Ru

Возврат к списку