Среда, 24 апреля 2024
بِسْمِ اللّهِ الرَّحْمـَنِ الرَّحِيمِ "Во имя Аллаха, милостивого, милосердного!"
 
Rus En Ar
Статьи > СМР > Награждения и поздравления > Муфтий Шейх Равиль Гайнутдин поздравил Дамира хазрата Гизатуллина с 70-летием

Муфтий Шейх Равиль Гайнутдин поздравил Дамира хазрата Гизатуллина с 70-летием

Председатель Духовного управления мусульман Российской Федерации Муфтий Шейх Равиль Гайнутдин поздравил своего, на протяжении десятилетий Первого заместителя, руководителя Совета старейшин ДУМ РФ Дамира хазрата Гизатуллина с днем рождения:




Россия Федерациясе мөселманнары
Диния нәзарәтенең
Аксакаллар Шурасы рәисе
Д.Х. Гыйззәтуллинга



Мөхтәрәм Дамир хәзрәт!



Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән һәм шәхсән үзем сезне 70 яшьлек туган көнегез белән ихлас калбемнән котлыйм!

Үтелгән тормыш юлыгызның яртысыннан артыграгын Мәскәү Җәмигъ мәчете, дини-рухи яңарышка һәм милләтебезгә багышлавыгыз өчен Аллаһ Сездән разый булсын һәм ике дөнья бәхете, рәхмәте белән бүләкләсен дия догада торам.

Дини нәзарәт – идарәбезнең төп нигез салучыларының берсе буларак, Сез Мәскәүдәге Тарихи мәчетне кайтару, Мемориаль мәчетне төзү, Җәмигъ мәчетне янәдән төзү, дистәләгән төбәктә мәхәлләләрнең дини тормышын оештыру, көйгә салу кебек олы эшләр өчен җаваплылыкны үз өстегезгә алып, йөкләнгән вазыйфаларны сокландыргыч итеп үтәп чыктыгыз. Дини яңарыш хезмәтендә намуслы һәм ышанычлы аркадашым булып, коллективыбыз, өммәтебез каршында кешелекле, һәркем өчен җылы сүзен һәм ярдәмен кызганмаучы дин кардәше, зирәк хәзрәт буларак танылдыгыз.

Сезнең милләт, Ватан өчен дә, гомумрусия халыклары җәмгыятенә файдалы булырга теләп, Бөтенрусия халык санын алу, яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисен тәрбияләү, сугыш ветераннарына игътибар, Халыкара балалар фонды эшендә дә актив катнашулар - болар барысы да Сезнең фидакярь күңеллелек сыйфатыгызга дәлил булып тора.

Хәзерге вакытта да яшь буын дин әһелләренә киңәш, үгет-нәсыйхәт бирүче, халык белән мөгамәлә кылуның серләренә төшендерүче мөхтәрәм аксакалыбыз булып торасыз.

Динебез өчен куйган бихисап хезмәтләрегезне Раббыбыз кабул итсен! Сезгә һәм гаиләгезгә Аллаһу Тәгаләдән саулык-сәламәтлек һәм иминлек сорыйм!


 Мөфти Равил Гайнетдин,
Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе

15 ноября 2022

ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Яндекс Livejournal Mail.Ru

Возврат к списку