Четверг, 28 марта 2024
بِسْمِ اللّهِ الرَّحْمـَنِ الرَّحِيمِ "Во имя Аллаха, милостивого, милосердного!"
 
Rus En Ar
Статьи > СМР > Награждения и поздравления > Поздравление Муфтия Шейха Равиля Гайнутдина Г.Ю. Хабибуллиной

Поздравление Муфтия  Шейха Равиля Гайнутдина Г.Ю. Хабибуллиной Поздравление Муфтия Шейха Равиля Гайнутдина Г.Ю. Хабибуллиной

Мәскәү ислам институты
Ислам мәгарифен үстерү үзәге директоры
Г. Ю. Хәбибуллинага





Хөрмәтле Гөлфия ханым!



Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте вә шәхсән үз исемемнән Сезне юбилеегыз белән чын йөрәктән котлыйм!

Мәскәү ислам институты беренче адымнарын атлый башлаганнан бирле Сез дин әһелләрен тәрбияләүгә, аларны професиональ яктан әзерләүгә зур өлеш керттегез. Талантлы яшьләрне фәнни эшчәнлеккә җәлеп итү, аларга гыйльми эзләнүләрнең нигезләрен төшендерүдә дә Сезнең тырышлыгыгыз күп җимешләрен бирде.

Бүген сез өммәтебез өчен яңа белгечләр әзерләүдә катнашып кына калмыйсыз, Россия мөселман дини мәктәбе мирасы яңарышының һәм аңа яңадан төшенү максатында хезмәт куясыз. Бу исә гаять күп тырышлык һәм колачлы фәнни әзерлекне таләп итә. Шул исәптән, өммәтебезне дөньяга таныткан бөек тарихи шәхесләребезнең, фикер ияләребезнең мирасын киләсе буыннарга җиткерүдә дә турыдан-туры катнашасыз.

Юбилей көнегездә Исламга һәм өммәтебезгә, Россия теологиясе үсеше эшенә фидакарьләрчә хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. Аллаһ Раббыбыз ризалыгына ирешүегезне сорап догада калам, рухи көч һәм егәрлек илә эшләвегезне, шулай ук ныклы сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телим!

Мөфти Шәех Равил Гайнетдин
Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе

7 мая 2022

ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Яндекс Livejournal Mail.Ru

Возврат к списку