Председатель Духовного управления мусульман Российской Федерации и Совета муфтиев России, член Совета по взаимодействию с религиозными объединениями при Президенте РФ Муфтий Шейх Равиль Гайнутдин поздравил Асгата Ахметовича Сафарова с юбилеем:
Главе Администрации
Президента РТ
Сафарову А.А.
Уважаемый Асгат Ахметович!
Муфтий Шейх Равиль Гайнутдин
Текст поздравления на татарском языке
Татарстан Республикасы Президенты
Аппараты җитәкчесе
Әхмәт улы Әсгать Сәфәровка
Мөхтәрәм Әсгать әфәнде!
Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне 60 яшьлек юбилеегыз уңаеннан ихлас калебемнән котлыйм! Татарстан Республикасы һәм татар халкы өчен күрсәткән тырышлыкларыгыз, күпъеллык хезмәтләрегез Аллаһ каршында булып, Раббыбыз Сезне ике дөнья бәхетенә ирештерсен дия догада торам.
Татар милләте һәм аның туплану, бердәм үсеше ноктасы буларак Татарстан Республикасы соңгы елларда зур уңышларга иреште. Республика җитәкчелегенең, махсус алганда Президент Рөстәм Миннихановның карарларын гамәлгә куюда, тормышка ашыруда Сезнең өлешегез биниһая зур вә алыштыргысыз. Татар халкының рухи үсешендәге яңа бер баскыч булучы юбилей - Идел буе Болгар дәүләте халыкларының исламны кабул итүләренең 1100 еллыгын Татарстанда лаеклы уздыруда да Оештыру комитетының рәисе урынбасары буларак өметләр Сезгә багланган.
Алда торучы изге һәм файдалы хезмәтләрегездә Аллаһ Раббыбыз Үзе Сезгә ярдәмче булсын, дөньялыкта саулык-сәламәтлек, гаилә тынычлыгы вә иминлеге белән бүләкләсен дигән догада,
Мөфти шәех Равил Гайнетдин,
Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе
Россия мөфтиләр шурасы рәисе