Пятница, 26 апреля 2024
بِسْمِ اللّهِ الرَّحْمـَنِ الرَّحِيمِ "Во имя Аллаха, милостивого, милосердного!"
 
Rus En Ar
Статьи > СМР > Награждения и поздравления > Муфтий Шейх Равиль Гайнутдин направил поздравления имаму-хатыбу Московской Соборной мечети Раису Билялову

Муфтий Шейх Равиль Гайнутдин направил поздравления  имаму-хатыбу Московской Соборной мечети Раису Билялову
Муфтий Шейх Равиль Гайнутдин выразил поздравления и молитвенные пожелания имаму-хатыбу Московской Соборной мечети Раису Билялову, который вместе с 55-летним юбилеем отмечает и 30-летие служения в Московской Соборной мечети в качестве проповедника и наставника столичных мусульман (текст на татарском языке):


Мөхтәрәм Рәис-хәзрәт!



Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте вә шәхсән үз исемемнән Сезне 55 яшьлек гомер бәйрәмегез мөнәсәбәтле ихлас калбемнән котлыйм вә Аллаһ Раббыбыздан дин юлындагы фидакарь хезмәтегезне кабуллардан әйләп, әҗерен ике дөньялыкта да бирүен сорыйм.

30 ел гомерегезне Мәскәү Җәмигъ мәчетендә эшләүгә, башкала мөселманнарын әдәп-әхлакка чакыруга, дин нигезләренә төшендерүгә багышладыгыз вә бу вазыйфагызны уңышлы рәвештә дәвам итәсез. Аллаһтан бирелгән гүзәл тавышыгыз мәчеткә килүчеләрнең игътибарын җәлеп итә, укыган Коръән аятьләрегез, гает намазларының тәкбирләре күңелләрне йомшарта, туган телебездә сөйләгән вәгазь вә нәсыйхәтләрегез исә бик күпләргә динебезнең рухи байлыгын ача.

Ошбу сәләтегезне алга таба да өммәтебез, милләтебезне тәрбияләүгә, әдәп-әхлакны ныгытуга куллану насыйп булсын, һәрбарча игелекле гамәлләрегез кабул булсын, Аллаһ Сезне сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә иминлеге вә бәхете илә бүләкләсен дия догада торучы дин кардәшегез,

Мөфти Шәех Равил Гайнетдин,
Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе

4 октября 2021

ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Яндекс Livejournal Mail.Ru

Возврат к списку