Четверг, 18 апреля 2024
بِسْمِ اللّهِ الرَّحْمـَنِ الرَّحِيمِ "Во имя Аллаха, милостивого, милосердного!"
 
Rus En Ar
Статьи > СМР > Награждения и поздравления > Поздравление Муфтия Шейха Равиля Гайнутдина Мухамету хазрату Галлямову с 70-летием

Поздравление Муфтия Шейха Равиля Гайнутдина Мухамету хазрату Галлямову с 70-летием
Поздравление Муфтия Шейха Равиля Гайнутдина председателю Межлиса (Приходского собрания) мечети "Ихлас" г.Уфы Мухамету хазрату Галлямову с 70-летием:


Уфа шәһәре “Ихлас” мәчете мәхәлләсенең
Мәҗлес рәисе Мөхәммәт хәзрәт Галләмовка



Мөхтәрәм Мөхәммәд-хәзрәт!



Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте вә шәхсән үз исемемнән Сезне 70 яшьлек гомер бәйрәмегез белән ихлас калбемнән котлыйм вә Аллаһ Раббыбыздан Сезгә җан вә тән сәламәтлеге, хәерле озын гомерләр бирсен дия догада торам.

  Рухи-дини яңарышның милли-мәдәни мираска таянып үскәнен, халык яшәешен дини-әхлакый кыйммәтләрдән аерып булмавын беренчеләрдән аңлаган кеше буларак, Сез дини вә милли гореф-гадәтләрнең берсе-берсен көчәйтүе, ныгытуы өчен күп хезмәт вы тырышлык куйдыгыз, рухи-мәдәни байлыгыбызны күрсәтү аша бик күп замандашларыбызны Исламга җәлеп иттегез. Шушы хезмәтегез белән Сез Башкортстанда гына түгел, бөтен ил күләмендә дә абруй вә ихтирам казандыгыз, мәгърифәтче дин әһеле буларак танылдыгыз вә зур уңышларга ирештегез.

  Кылган барча игелекле эшләрегез, Ислам диненә тугры хезмәтегез Аллаһу Тәгалә тарафыннан кабуллардан булып, шулар бәрабәренә Сезне ике дөнья бәхет-сәгадәте, гаилә иминлеге белән бүләкләсә иде!

Мөфти Шәех Равил Гайнетдин,
Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе

26 марта 2021

ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Яндекс Livejournal Mail.Ru

Возврат к списку