Председатель Совета муфтиев России и Духовного управления мусульман Российской Федерации, член Совета по взаимодействию с религиозными объединениями при Президенте РФ Муфтий Шейх Равиль Гайнутдин поздравил И.Аюпову с назначением на должность министра культуры Республики Татарстан:
Татарстан Республикасы мәдәният министры
Әюпова И.Х.-га
Хөрмәтле Хафизҗан кызы Ирада ханым!
Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Россия Мөфтиләр шурасы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Татарстан Республикасы мәдәният министры итеп билгеләнүегез белән тәбриклим. Әлеге җаваплы вазыйфада Аллаһу Тәгалә Сезгә мәгънәле һәм уңышлы эшчәнлек алып барырга насыйп итсен дия догада торам. Раббыбыз ярдәме белән, сезнең җитәкчелектә Татарстанда профессиональ сәнгать өлкәләре һәм Татарстанда яшәүче халыкларның милли мәдәниятләре тагын да югарырак үсеш алсын.
Мәдәният һәм архивлар туплау тармакларында күрсәткән хезмәтләрегез нигезендә сез мәдәният осталарының, сәнгать, әдәбият әһелләренең зур ихтирамына лаек булдыгыз. Үзегез өчен яңа дәрәҗәдәге вазыйфага керешкәндә профессиональ сыйфатларыгыз Сезгә терәк булыр дип ышанам һәм мәдәният өлкәсен үстергәндә Татарстан Республикасының рухи байлыгы булган дини һәм милли сәнгать төрләренә дә игътибар булыр дип өметләнәм.
Эшегез хәерле сәгатьтә башланып китсен, Аллаһ Раббыбыз Үзе ярдәмчегез булсын!
Ихтирам һәм иң изге теләкләремне җиткереп,
Мөфти Шәех Равил Гайнетдин,
Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,
Россия Мөфтиләр шурасы рәисе
Министру культуры Республики Татарстан
Аюповой И.Х.
Уважаемая Ирада Хафизяновна!
Муфтий Шейх Равиль Гайнутдин
Председатель Совета муфтиев России
Председатель Духовного управления мусульман РФ