Воскресенье, 19 Ноября 2017
 
"Во имя Аллаха, милостивого, милосердного!" بِسْمِ  اللّهِ  الرَّحْمـَنِ  الرَّحِيمِ
Rus En Ar
Статьи > СМР > Награждения и поздравления > Муфтий Шейх Равиль Гайнутдин направил поздравления Минтимеру Шариповичу Шаймиеву

Муфтий Шейх Равиль Гайнутдин направил поздравления Минтимеру Шариповичу Шаймиеву Муфтий Шейх Равиль Гайнутдин, Председатель Совета муфтиев России, Председатель Духовного управления мусульман Российской Федерации направил поздравления многоуважаемому Минтимеру Шариповичу Шаймиеву:



Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе,
"Ватан каршында казанышлары өчен" орденының
тулы кавалеры
Шәймиев Минтимер Шәриф улына


Мөхтәрәм Минтимер ага!


Россия Федерациясе мөселманнары Диния Нәзарәте, Россия мөфтиләр Шурасы һәм шәхсән үз исемемнән Сезнең 80 яшьлек олуг юбилеегыз уңаеннан ихлас котлауларымны белдерәм. Татар милләте тарихына Сез илнең киләчәге өчен хәлиткеч чорда дөрес юнәлеш алып, акыллы һәм алдан күрүчән сәясәт алып баручы әйдаманы, милләт атасы буларак кердегез. Россия Федерациясе һәм гомумкешелек киңлегендә исә шәхесегез федерализм һәм чын демократияне яклау, динара һәм милләтара татулыкны саклау һәм үстерү, дәүләтчелекне вә илнең бердәмлеген ныгыту төшенчәләре белән тыгыз бәйләнештә кабул ителә. Аллаһы Тәгаләнең зур бүләге һәм тырышлык, бертуктаусыз үсеш нәтиҗәсе булган Сезнең зирәк акылыгыз, йомшак һәм шул ук вакытта тугры мөгамәләгез дөньядагы миллионнарча кешеләрдә ихтирам һәм соклану хисләре уята. Сез нигез салган һәм "Татарстан моделе" дип телгә кергән яшәү рәвеше бик күпләрдә кызыксыну уята, сокландыра,үзенә җәлеп итә, үрнәк булып тора.
Тормышыгызның истәлекле бу көннәрендә ихлас күңелемнән Сезгә рух һәм тән сәламәтлеге, җәмәгатегез мөхтәрәмә Сәкинә ханым белән тигезлектә хәерле-бәракәтле тормыш, башлаган олуг эшләрегездә Аллаһы Раббыбызның даими ярдәме һәм рәхмәтен телим.

Мөфти Шәех Равил Гайнетдин,
Россия Федерациясе мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе,
Россия мөфтиләр Шурасы рәисе




Государственному советнику Республки Татарстан,
Полному кавалеру ордена "За заслуги перед Отечеством"
Шаймиеву М.Ш.



Многоуважаемый Минтимер ага!


От имени Духовного управления мусульман Российской Федерации, Совета муфтиев России и себя лично выражаю свои искренние поздравления по случаю Вашего большого юбилея − 80-летия. Вы уже вошли в историю татарского народа как лидер и отец нации, указавший ей ориентир и поведший по мудрому и правильному пути развития в драматический для всего государства исторический период. На российском и мировом уровне Ваша личность воспринимается как символ защиты федерализма и подлинной демократии, сохранения и укрепления межрелигиозного и межнационального согласия, укрепления российской государственности и единства российской нации.

Ваша мудрость, мягкая и в то же время прямолинейная манера ведения дел, которые являются даром Всевышнего Аллаха и результатом кропотливого труда, вызывают уважение и восхищение у миллионов людей.

Так называемая "Модель Татарстана", отцом-основателем которой вы являетесь, сегодня привлекает к себе и служитмногим лидерам современности образцом для подражания.

 
В эти памятные для Вас дни от чистого сердца молитвенно желаю Вам духовного и физического здоровья, счастливой и благополучной семейной жизни с Вашей многоуважаемой супругой Сакиной ханум, милости и помощи Всевышнего в Ваших новых начинаниях и проектах.

 
С уважением и добрыми молитвами,

Муфтий Шейх Равиль Гайнутдин

Председатель Совета муфтиев России

Председатель Духовного управления мусульман

 Российской Федерации



20 января 2017

ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Яндекс Livejournal Mail.Ru

Возврат к списку