Четверг, 18 апреля 2024
بِسْمِ اللّهِ الرَّحْمـَنِ الرَّحِيمِ "Во имя Аллаха, милостивого, милосердного!"
 
Rus En Ar
Статьи > СМР > Документы и заявления СМР и ДУМРФ > Муфтий Шейх Равиль Гайнутдин выразил слова соболезнования в связи с кончиной Фандаса Сафиуллина

Муфтий Шейх Равиль Гайнутдин выразил слова соболезнования в связи с кончиной Фандаса Сафиуллина
Экс-депутат Госдумы РФ, известный активист татарского национального движения и бывший председатель ВТОЦ Фандас Сафиуллин скончался в возрасте 85 лет. Слова соболезнования направил Муфтий Шейх Равиль Гайнутдин:


Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән җәмәгать эшлеклесе Шакир улы Фәндәс Сафиуллинның вафаты сәбәпле, аның туганнарының, фикердәшләренең һәм гомумән, бар татар халкының кайгысын уртаклашам.

Фәндәс ага милләт җанлы һәм халкына тугры, кыю фикерле шәхес булып истә калыр. Озак еллар ул Совет Армиясе офицеры булып хезмәт иткән, хәрби хезмәтен төгәлләгәч тә, халыкны кайгырту, милләтне үстерү юлыннан барды. Туплаган тәҗрибәсе, белеме белән Татарстан Югары Советы, Татарстан Дәүләт Советы һәм РФ Дәүләт Думасының депутаты, Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең рәисе булды. Соңгы вазыйфалары аның өчен бигрәк тә мөһим иде һәм Фәндәс ага аларны хәрбиләрчә төгәллек һәм илен сөйгән батыр мәхәббәте белән намуслы итеп башкарды.

Узган гасырның 90 нчы елларында илебезгә кайткан дин иреге һәм милли яңарышта Фәндәс Сафиуллинның өлеше биниһая зур. Ул депутатлык хезмәтендә даими рәвештә федерализм төзелешен үстерүне, милли республикаларны саклауны яклады, бар халыкларның тигез хокуклылыгын алга сөрде. Шуның белән ул халкы һәм Ватанына Аллаһ ризалыгы өчен хезмәт итте дия алабыз.

Берсүзсез, Фәндәс ага Ислам дине кыйммәтләрен белүче, аларны хөрмәт итүче һәм тормышка ашырырга тырышучы иде. Мөселман җәмәгатьчелеге бу хакта белә һәм әлеге олуг шәхесне чиксез хөрмәт итә. Моннан соң да Фәндәс Шакир улы өчен гел догада калыйк. Аның җаны Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәте һәм мәгъфирәтендә булсын, җир йөзендә яшәгәндә гөнаһлары булган булса, кичерелсен һәм Аллаһы Раббыбыз өммәтебезнең бу кыю фикерле, батыр егетен Җәннәт бакчалары белән бүләкләсен иде.

Хаклыкта, без барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аңа кайтачакбыз.

Мөфти Шәех Равил хәзрәт Гайнетдин
РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия мөфтиләр Шурасы рәисе


11 октября 2021

ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Яндекс Livejournal Mail.Ru

Возврат к списку