Четверг, 28 марта 2024
بِسْمِ اللّهِ الرَّحْمـَنِ الرَّحِيمِ "Во имя Аллаха, милостивого, милосердного!"
 
Rus En Ar
Статьи > СМР > Документы и заявления СМР и ДУМРФ > Приветствие Муфтия Шейха Равиля Гайнутдина в адрес организаторов и участников праздника «Изге Болгар жыены»

Приветствие Муфтия Шейха Равиля Гайнутдина в адрес организаторов и участников праздника «Изге Болгар жыены» Приветствие духовного лидера мусульман России Муфтия Шейха Равиля Гайнутдина в адрес организаторов,  участников и гостей праздника «Изге Болгар жыены» в г.Болгар Республики Татарстан:

Изге Болгар Җыенына Мөфти шәех Равил Гайнетдин мөрәҗәгате

بسم الله الرحمن الرحيم

الحمد لله رب العالمين

والصلاة والسلام على اشرف الانبياء والمرسلين

نبينا محمد وعلى آله وصحبه أجمعين وبعد

السلام عليكم ورحمة الله وبركاته

Мөхтәрәм дин әһелләре, милләттәшләрем, дин кардәшләрем!

Татар мөселман өммәтенең һәр ел саен Идел елгасы буендагы борыңгы Болгарда җыенга туплана. Бу - Идел буе Болгар дәүләте, Җучи Олысы, Казан ханлыгының тарихи җирләре. Биредә бөек ханнар, бөек юлбашчылар хакимлек иткән, атаклы галимнәр вә әдипләр эшләгән. Бу җирләр дәһшәтле яуларны да күргән. Ихлас калебтән чыккан күз яшьле догаларга да, Аллаһының рәхмәте вә мәрхәмәтенә, кодрәтенә дә шаһит булган.

Изге Болгар Җыены – ул татар милләтенең тарихи үзаңын яңартучы, ныгытучы олы бер мәҗлес. Һиҗри ел исәбе белән 310 нчы, ә милади белән – 922 нче елда ата-бабаларыбыз Аллаһу Субханәһү вә Тәгаләнең олуг рәхмәтенә ирешкәннәр – төгәлләнгән дин Ислам динен дәүләти дәрәҗәдә кабул иткәннәр. Бүгенге җыен – шуның өчен шөкранәләр, Аллаһуга хәмд-сәнәләр әйтү җыены, ата-бабаларыбыз рухына догалар ирештерү мәҗлесе.

Киләсе 2022 елда бу вакыйгаларның 1100-еллыгы җитәчәк. Бу бәйрәмне калебләребездә аерым бер дулкынлану хисе белән көтәбез, тарихка керерлек итеп үткәрүне телибез. 1100-еллык – ул татар мөселман милләте руки вә фикри халәтенең, үсешенең көзгесе булып торыр. Шуңа да күрә, юбилей чараларының мәгънәви яктан тирән уйланган, эчтәлекле булуы өчен иҗтиһад кылабыз.

Бүгенге җыеныбыз да Аллаһ Раббыбызның рәхмәтенә вә бәрәкәтенә ирешсә иде! Изге нияттәге һәр дин кардәшебезнең гамәлләре вә гыйбадәтләре кабул булып, җаннарыбыз пакълануга, Раббыбызга якынаюга сәбәпче булсалар иде! Амин!

والسلام عليكم ورحمة الله وبركاته

Мөфти Шәех Равил Гайнетдин,

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,

Россия мөфтиләр шурасы рәисе

Система Orphus


5 июня 2021

ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Яндекс Livejournal Mail.Ru

Возврат к списку