Среда, 24 июля 2024
بِسْمِ اللّهِ الرَّحْمـَنِ الرَّحِيمِ "Во имя Аллаха, милостивого, милосердного!"
 
Rus En Ar
Статьи > СМР > Конференции, поездки и встречи > Выступление Муфтия Шейха Равиля Гайнутдина на IХ Чтениях имени Шигабутдина Марджани

Выступление Муфтия Шейха Равиля Гайнутдина на IХ Чтениях имени Шигабутдина Марджани

Выступление духовного лидера мусульман России председателя Духовного управления мусульман РФ и Совета муфтиев России муфтия шейха Равиля Гайнутдина на IX Всероссийской научно-практической конференции «Чтения имени Шигабутдина Марджани» на татарском и русском языках:

Мөхтәрәм Васил Габделгаяз улы!
Мөхтәрәм Рифкать Нургали улы!



Мөхтәрәм галимнәр, гыйлем ияләре, ханымнар һәм әфәнделәр, дин кардәшләрем!
Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарате һәм шәхсән үз исемемнән сезне барчагызны динебезнең күркәм сәламе “Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһү!”, - дия сәламлим.



Бүген Татарстан башкаласы – Казанда Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы 14 нче мәртәбә уза. Шулай да, татар имамнарының җыены турында сөйләгәндә, без 1917 нче елда ук Казанда узган Голәмәләр съездын исебездә тотарга тиеш. Чөнки Ислам дине күзлегеннән һәрбер дин әһеле ул, беренче чиратта, галим. 107 ел элек уздырылган съездда халкыбызның олуг шәхесләре – гыйлем ияләре катнашкан. Алар арасында Галимҗан Баруди, Муса Җаруллаһ Биги, Зыя Камали, Габдуррахман Гомәри, Морад Рамзи, Хәсән-Гата Габәши алдынгы сафта булган. Кырымнан кырымтатар халкының атаклы милли лидер-мөфтиләре Ногман Чәләбиҗиһан һәм Ибраһим Тарпи да шәһри Казанга килгәннәр. Мөфти шәех Галимҗан хәзрәт Баруди шушы съездны ачып, үзенең вәгазендә: “Голәмәләр халыкка үрнәк булырга тиеш”, - дигән.

 Шушы форум көннәрендә Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗанигә багышлап, без аның исемендәге укулар – фәнни конференция үткәрәбез. 107 ел элек узган Голәмәләр съездында, Шиһабетдин хәзрәтнең шәкертләре дә катнашкан. Аларның уй-фикерендә, тормышларында остазларының үрнәге чагылган. Күренекле татар язучысы, имамнар нәселе вәкиле Фатыйх Әмирхан үзенең яшь чагындагы узенең теләген, омтылышын болай итеп күрсәткән: “Шиһаб хәзрәт шикелле имам булырга”!!! Фатыйх Әмирхан Мәрҗанине камил кеше (ал-инсан ал-камил) үрнәге буларак кабул иткән. Чыннан да олуг галим бик күп өлкәләрдә: теология, тарих, җәмәгать эшчәнлегендә алдынгы фикерле булган. “Безнең хыялларда Мәрҗани күләгәсе” дигән язмасында Фатыйх Әмирханның Шиһабетдин хәзрәт турындагы соңгы фикере шундый: “Гыйлем вә тәхкыйкка (тикшеренүгә) булган бу дәрте белән, бу истигъдатты (талант), бу эшчәнлеге белән ул әгәр җитмеш биш ел соңгарак туган булса иде, аның исеме Европа Фән академияләре әгъзалары эчендә мөхтәрәм бер урын ишгаль итәр иде”, - дигән.

Бу фәнни укуларыбызны без былтыр олуг Хәзрәт хезмәт иткән тарихи Мәрҗани мәчетендә уздырдык. Быел исә үзебезнең Татарстан Фәннәр академиясе бинасында җыйналдык. Без Шиһабетдин хәзрәтнең үрнәге һәм хәзерге шартларыбызда аның мирасын тирәннән өйрәнеп, бу хәзинәләрне җәмәгатьчелеккә җиткерергә тиешле һәм бурычлы дип саныйм.
Аллаһка шөкер, без рәхмәтле кешеләр буларак, тарихи юбилейларны уздырабыз, тарихи шәхесләребезнең исемен, мирасын халкыбызга кайтарабыз. Безнең галимнәребез, мөфти вә шәехләребез, мөгаллимнәребез, имамнарыбыз турында күркәм сүзләр сөйлибез. Әмма көндәлек эшчәнлектә аларның уй-фикерләреннән файдаланабызмы? Алар куйган теләк-максатларны тормышка ашырабызмы? Мәрҗани, Фәизхан, Гаспралы, Фәхретдин, Баруди, Биги һәм башкаларның дәвамчыларымы без? Аларның фикер йөрешләрен, теләк максатларын үзләренең үк хезмәтләреннән төшенеп үз акылыбызга сеңдерәбезме?

 Соңгы 30 елда XIX гасыр православ фәлсәфәчеләрнең уй-фикерләре бик актив рәвештә иҗтимагый һәм фәнни әйләнешкә керде. Без курәбез бүген сәясәтчеләр һәм хакимияттә хезмәт итүчеләр православ фәлсәфәчеләре китапларыннан алынган цитаталарны бик актив рәвештә куллана. Президентыбыз Владимир Владимирович Путин Федор Достоевский, Константин Леонтьев, Иван Ильин сүзләрен цитата китереп чыгыш ясый. Кызганычка каршы, безнең милли вә дини фикер ияләренең исемнәре вывеска, шигарь буларак купшы итеп эленеп куелса да, асылда аларның мәсләкләрен, фикерләрен күбебез белми. Нәтиҗәдә, галимнәребезнең алтын бәһасәнә торырлык идеялары, мисал өчен: парламентаризм, конституция, хокукый (правовой) дәүләт турында язганнары Дәүләт советы диварларында да яңгырамый, китап-дәреслекләрдә дә чалынмый, халыкның үзаңында да юк. Гәрчә милләтебезнең интеллектуал байлыгы үз эченә дини тәгълиматны да, сәяси-иҗтимагый мәсьәләләрне дә, рухи һәм әхлакый сорауларны да, шул исәптән традицион кыйммәтләребез: ныклы гаилә, ата-бабаларның мирасы, югары әхлак, гаделият, тырышлык, шәфкать, Ватанга мәхәббәтне үз эченә сыйдыра. Алай гына да түгел, үзебезнең милли фикер ияләрен генә түгел, Кавказда һәм Кырымда эшләгән галимнәрнең дә мирасын да өйрәнергә бурычлы без, чөнки бу әсәрләр бердәм дини-рухи даирәдә туган һәм таралган.

Хәзерге катлаулы чорда безнең җиребездә туган рухи җәүһәрләрне бөтен Россия мөселман өммәтенә, гади мөселманнарга ничек тапшырырга? Рус Православ чиркәве безнең өчен матур бер үрнәк күрсәтте.
Профессиональ православ белеме мәркәзләре булып торган Ленинград (Санкт-Петербург) һәм Загорски (Сергиев-Посад) академияләре 1946 нчы елдан үз эшчәнлеген яңадан башлаган. Элекке православ югары мәктәбе белеме совет чорында бетмәде, дәвам итте. Кызганыч, Россиядә мөселман дини уку йортларының, мәдрәсәләренең тарихы 60 елга өзелде. Мөселман дини оешмалары чит илләрнең тәҗрибәсен актив рәвештә кулланырга мәҗбүр булды. Моның уңай да, тискәре дә нәтиҗәләре булды, шул исәптән, чит илләрдән кергән идеологиянең йогынтысы зарарлы җимешләрен дә бирде.

Моннан 10 ел элек 2013 елда Уфа шәһәрендә илебез Президенты Владимир Путин Россиядә мөселман дини мәктәбен янәдән торгызу турында дәүләтнең принципиаль карашын җиткерде. Ягъни, безнең гыйлми дини мирасны торгызу һәм халыкка кайтару эше үзебезнең – мөселманнарның гына теләге һәм нияте булмыйча, дәүләтнең дә кайгыртуы һәм Президентның шәхси һимаясе астына да керде. Моның әһәмиятен, кирәклеген Президентка аңлатуда, җиткерүдә теләктәшлек күрсәткән, хезмәттәшләрем булган мөфтиләр Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Исмәгыйл хәзрәт Бердиевларга рәхмәтләремне белдерәм.
Шулай ук Татарстан Республикасы сәяси җитәкчелегенә – беренче президент Минтимер Шәрипович Шәймиев, икенче президент һәм бүгенге рәис Рөстәм Нургалиевич Миңнехановларның да бу эшкә зур өлешләре керде. Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгы, Идел буе Болгар дәүләте халыкларының Ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгы, Хөсәин Фәизхановның 200 еллыгы һәм башка тарихи даталарыбызны үткәрүдә алар һәрвакыт әйдәп баручы сәяси көч булдылар.

Мәрҗани укуларының быелгы исеменә дини тәгълиматлар, гыйлми концепцияләр һәм оешу үрнәкләре темалары чыгарылган. Үзоешу үрнәкләре дигәннән, милләт яшәешендәге төп дини институт буларак Диния нәзарәте, ягъни Диния идарәсе үз урынын һәм әһәмиятен саклап килә. Махсус хәрби операция шартларында бөтен җәмгыятебез диндә терәк эзли, рухияткә тартыла башлады. Җәмгыятьтә дингә, рухилыкка ихтыяҗ туды һәм ул һәркем өчен үз халкының рухи традициясенә нигезләнгән ихтыяҗ. Без рухи яңарышның яңа бер баскычы, яңа сәхифәсе ачылу алдында торабыз. Күп кенә дин кардәшләребезнең аңында дини хис белән ватанпәрвәрлек – икесе ике төрле әйбер булып, бер-берсенә берекмичә яшәп килде. Хәзер исә Ватаныңны ярату, туган җиреңне кайгырту һәм саклау белән дини яшәешнең, Аллаһка якынуюның бер-берсенә никадәр бәйләнештә икәнен күпләребез аңлый башлады.

Узган уку елыннан башлап, дөньяви югары уку йортларында “Основы российской государственности” (“Россия дәүләтчелеге нигезе”) дигән курс кертелде. Мәскәү Ислам институтында да шушы курсны керттек. Чөнки шәкертләребездә баштан ук ватанпәрварлык хисен тәрбияләргә бурычлыбыз. Без рухи һәм әхлакый өлкәдә Россия мөселманнары тарафыннан кылынган матур үрнәкләрне мисал итеп күрсәтергә тиеш. Әлбәттә, без - имаманар, мөгаллимнәр ул мисалларны, беренче чиратта, үзебез белергә тиеш. Безнең мирас Идел буе, Себер, Кавказ, Урта Азия белән генә чикләнми, ул Россиянең, хәтта Авразиянең бөтен киңлегендә таралган һәм чагылыш тапкан.

Боларны истә тотып, без Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсендә “Ислам в Российской Федерации” (“Россия Федерациясендә Ислам”) дигән 12 томлы энциклопедик сүзлекне туплап, әзерләп дөньяга чыгардык. Бу сүзлек Калининград белән Кырымнан башлап, Ерак Көнчыгышка хәтле хәзерге Россия җирендәге Ислам диненең һәм мөселманнарнын 14 гасырлык тарихын тасвирлый. Аны өйрәнергә һәм файдаланырга кирәк. Сүзлекнең бердәм 8 томлык редакциясен Диния нәзарәтебез чираттагы съезды көннәренә туры китереп чыгарырга ниятлибез, иншәАллаһ. Сүзлекләрне туплауга өлеш керткән Россия төбәкләреннән һәм шулай ук чит илләрдәге йөзәрләгән галимнәргә дә тирән рәхмәтемне белдерәм. Барланган, фәнни яктан тикшерелгән бу мәгълүматларны туган телебезгә тәрҗемә итеп бастырып чыгаруга да ихтыяҗ бар дип инанам, иншәАллаһ киләчәктә бу эшне дә берлектә башкарырга насыйп булсын!

Минем фикеремчә, бу олуг һәм 20 елга сузылган фәнни проект барышында калкып чыккан өч багана – рухият, гыйлем, ватанпәрварлык – безнең татар мөселман халкының 21 гасырда үсешенең дә төп өч көче булырга тиеш.

18 май 2024 ел, Казан шәһәре.



Текст выступления на русском языке:

Уважаемый Василь Габтелгаязович!

Уважаемый Рифкать Нургалиевич!

Уважаемые ученые, дамы и господа, братья и сестры!

От имени Духовного управления мусульман Российской Федерации и от себя лично приветствую всех вас прекрасным приветствием 

“Ассаляму алейкум ва рахматуллахи ва баракатуху”.



Сегодня в столице Татарстана Казани в 14-й раз проходит Всероссийский форум татарских религиозных деятелей. Однако, говоря о съезде татарских имамов, мы должны иметь в виду съезд ученых, который состоялся в Казани еще в 1917 году. Ведь с точки зрения религии  Ислам каждый религиозный деятель-это, прежде всего, ученый. 107 лет назад на съезде приняли участие великие ученые нашего народа. Среди них были Галимджан Баруди, Муса Бигиев, Зия Камали, Абдуррахман Гумари, Мурад Рамзи, Хасан-Гата Габаши. Из Крыма - муфтии крымскотатарского народа Номан Челебиджихан и Ибраим Тарпи. Муфтий Шейх Галимджан хазрат Баруди, открывая этот съезд, в своей проповеди сказал: “Ученые должны быть примером для народа”.

В дни этого форума, посвященного Шигабутдину Марджани, мы проводим научно-образовательную конференцию его имени. На съезде ученых, прошедшем 107 лет назад, присутствовали последователи Ш. Марджани. В их мыслях, в жизни отразился пример их наставников. Известный татарский писатель, представитель рода имамов Фатих Амирхан так описывал свое стремление в молодости: "Стать имамом, как Шихаб хазрат”. Фатих Амирхан воспринимал Марджани как образец совершенного человека (ал-инсан ал-камиль). Действительно, великий ученый был передовым мыслителем во многих областях: теологии, истории, общественной деятельности. Последнее мнение Фатиха Амирхана о Шигабутдине хазрате в статье “Тень Марджани в наших мечтах” таково: “С этой страстью к знаниям, этим талантом, этой деятельностью, если бы он родился на семьдесят пять лет позже, его имя занимало бы почетное место среди членов европейских академий наук".

Эти научные чтения мы проводили в прошлом году в исторической мечети Марджани, где служил великий хазрат, а в этом году собрались в здании Академии наук Татарстана. Мы должны глубоко изучить пример Шигабутдин-хазрата и в наших нынешних условиях донести эти сокровища до общественности.

Слава Богу, мы как почтительные потомки отмечаем юбилеи своих предшественников. Мы говорим добрые слова о наших ученых, муфтиях, шейхах, учителях, имамах. Но используем ли мы их мыслями и идеями в повседневной деятельности? Реализуем ли поставленные ими цели и желания? Являемся ли мы  последователями Марджани, Фаизхана, Гаспринского, Фахретдина, Баруди, Бигиева и других? Неужели мы усвоили их рассуждения, их желания, исходя из их трудов?

За последние 30 лет мысли православных философов XIX века активно вошли в общественный и научный оборот. Политики и служители власти активно используют цитаты из книг православных философов. Президент Владимир Владимирович Путин цитирует Федора Достоевского, Константина Леонтьева, Ивана Ильина. К сожалению, хотя имена наших национальных и религиозных мыслителей красиво вывешены в виде вывесок, лозунгов, на самом деле многие из нас не знают их идей. В результате то, что наши ученые пишут о краеугольных ценностях, например о парламентаризме, о Конституции, о правовом государстве, не звучит ни в стенах Государственного совета, ни в книгах, ни в учебниках, ни в сознании народа. Хотя интеллектуальное богатство нашей нации включает в себя и религиозные учения, и политико-общественные вопросы, и духовные, и нравственные, в том числе наши традиционные ценности: крепкая семья, наследие предков, высокая мораль, справедливость, трудолюбие, милосердие, любовь к Родине. Более того, мы обязаны изучать наследие не только наших национальных мыслителей, но и ученых, работавших на Кавказе и в Крыму, поскольку эти произведения рождались и распространялись в едином религиозно-духовном кругу.

Как передать духовные ценности, рожденные на нашей земле в нынешние непростые времена, всей российской мусульманской умме, простым мусульманам? Русская православная церковь подала для нас прекрасный пример. Ленинградская (Санкт-Петербургская) православная духовная академия и Загорская семинария (Сергиев-Посад), являвшиеся центрами профессионального православного образования, возобновили свою деятельность с 1946 года. Образование в бывших православных высших школах в советское время не закончилось, а продолжилось. К сожалению, история мусульманских медресе в России прервалась на 60 лет. Мусульманские религиозные организации были вынуждены активно использовать зарубежный опыт. Это имело как положительные, так и отрицательные последствия, в том числе вред от идеологий, проникших из-за рубежа.

Десять лет назад в 2013 году в Уфе президент страны Владимир Путин озвучил принципиальное видение государства о возрождении исламской богословской школы в России. То есть работа по восстановлению и возвращению нашего научного религиозного наследия народу стала не только желанием и намерением самих мусульман, но и заботой государства и личной опекой президента. Выражаю благодарность Муфтиям Талгату хазрату Таджуддину, Исмагилу хазрату Бердиеву, которые поддержали меня в разъяснении и доведении до Президента важности и необходимости этого.

Также большой вклад в эту работу внесли представители политического руководства Республики Татарстан - первый президент Минтимер Шаймиев, второй президент и нынешний Раис Рустам Нургалиевич Минниханов. Они всегда были ведущей политической силой в проведении таких исторических дат, как 200-летие Шигабутдина Марджани, 1100-летие официального принятия Ислама народами Волжской Булгарии, 200-летие Хусаина Фаизханова и других.

В нынешней теме Чтений Марджани отражена актуальность богословских доктрин, научных концепций и организационных форм российских мусульман-татар в современных условиях. Духовное управление как основной религиозный институт в жизни нации сохраняет свое место и значение. В условиях специальной военной операции все общество стало искать опору в религии, стремиться к духовности. В обществе возникла потребность в духовности, и это потребность каждого, основанная на духовной традиции своего народа. Мы находимся на пороге новой ступени, новой страницы духовного возрождения. В сознании многих наших соотечественников религиозное чувство и патриотизм – две разные вещи, которые сосуществовали, не сливаясь друг с другом. Теперь многие из нас стали осознавать, как взаимосвязаны любовь к Родине, забота и защита родной земли и религиозная жизнь, сближение с Богом.

С прошлого учебного года в светских вузах введен курс “Основы российской государственности”. Ввели этот курс и в Московском исламском институте. Ведь мы обязаны с самого начала воспитывать в наших воспитанниках чувство патриотизма. Мы должны привести в качестве примера прекрасные примеры российских мусульман в духовной и нравственной сферах. Конечно, мы - имамы, учителя - должны знать эти примеры в первую очередь сами. Наше наследие не ограничивается Поволжьем, Сибирью, Кавказом, Средней Азией, оно распространено и отражено на всем пространстве России и даже Евразии.

Учитывая это, мы в Духовном управлении мусульман Российской Федерации подготовили и выпустили в свет 12-томный энциклопедический словарь “Ислам в Российской Федерации”. Этот словарь описывает 14-вековую историю Ислама и мусульман на территории современной России от Калининграда и Крыма до Дальнего Востока. Его нужно изучать и использовать. Единую 8-томную редакцию словаря планируем издать ко очередному съезду Духовного управления мусульман РФ. Выражаю глубокую признательность всем сотням ученых из регионов России, а также за рубежом, которые внесли свой вклад в составление словарей. Убежден, что есть необходимость в переводе и публикации этих сведений на родном языке, которые были собраны и исследованы с научной точки зрения. Дай Бог, чтобы и эту работу в дальнейшем мы выполняли совместно!

На мой взгляд, три столпа, которые сложились в ходе этого грандиозного и растянувшегося на 20 лет научного проекта – духовность, знание, патриотизм – должны стать тремя основными движущими силами развития нашего татарского мусульманского народа в XXI веке.

18 мая 2024 г., г. Казань


20 мая 2024

ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Яндекс Livejournal Mail.Ru

Возврат к списку