Суббота, 20 апреля 2024
بِسْمِ اللّهِ الرَّحْمـَنِ الرَّحِيمِ "Во имя Аллаха, милостивого, милосердного!"
 
Rus En Ar
Статьи > СМР > Конференции, поездки и встречи > Муфтий Шейх Равиль Гайнутдин: Башкортостан внес неоценимый вклад в развитие российского мусульманства

Муфтий Шейх Равиль Гайнутдин: Башкортостан внес неоценимый вклад в развитие российского мусульманства Выступление Председателя Духовного управления мусульман Российской Федерации и Совета муфтиев России Муфтия Шейха Равиля Гайнутдина на VIII Съезде Духовного управления мусульман Республики Башкортостан в Уфе на татарском и русском языках:
 
Мөхтәрәм делегатлар вә корылтаебызның шәрәфле кунаклары, имамнар, мөхтәсибләр, мөфти хәзрәтләребез! Россия Федерациясе мөселманнары Диния Нәзарәте, Россия мөфтиләр шурасы, шәхсән үз исеменән барчагызны ихлас калебтән сәламлим: әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! Аллаһ Раббебез бүгенге коралтаебызның эшенә уңышлар биреп хәерле нәтиҗәләргә дә ирешергә насыйп әйләсен, Амин!

Сүземнең башында Башкортостан Республикасының күпмилләтле, күпдинле халкына, аерым алганда биредә катнашучы дин вә мәгърифәт әһелләренә, хөкүмәт вәкилләренә республиканың 100 еллыгы уңаеннан ихлас тәбрик-котлауларымны җиткерәм. Тырыш халкы вә тирән үзенчәлекле гореф-гадәтләре белән бай Башкортостан Республикасы Аллаһу Субханәһү вә Тәгалә рәхмәте белән уңышлы үсеш алып куәтләнсен, яңа казанышларга ирешеп, даны тагын да ныгысын дип изге теләкләремне телим.

Башкортстан Республикасы – өммәтебез тәраккыятенә, милли үсешкә зур өлеш керткән Гали Чокрый, Мифтахетдин Акмулла, Зәйнулла Расүли, Ризаэтдин Фәхретдин, Зыя Камали вә башка күп кенә гуләмә вә мәгърифәтчеләрне, әдәбият һәм мәдәният эшлеклеләрен, иганәчеләрне тәрбияләп бирүче булган бай җир ул. Урал тауларыннан чыгучы мәгърифәт, аң-белем нурлары башкортларга гына түгел, бик күп милләтләргә, шул исәптән татар, казах, кыргыз, кырым татарлары, чәркәс вә башкаларга да тарала, киң төрки дөньясын баета. Урал таулары итәкләреннән, Уралның аръягындагы Себер киңлекләрендә, Идел елгасы буйларында, Кавказ яны, нугай, казах, кыргыз далаларында, Кырым ярымутравында яшәүче кардәшләребез өчен гомум тел – әдәби төрки телнең җитлегүе дә башкорт әдипләре эшчәнлеге белән бәйле.

2017 елда Башкортстан Диния Нәзарәте оешуның 100 еллыгы вә 1992 елда аның кабат торгызылуының 25 еллыгы билгеләп үтелде. Безнең чорда Башкортстан Диния Нәзарәте эшчәнлеген оештыручы, рухи-дини яңарышның башында торучы шәхес буларак мәрхүм Нурмөхәммәт хәзрәт Нигмәтуллин тарихка кереп калды. Без Нурмөхәммәт хәзрәтне иң изге догалар белән искә алабыз, урыны җәннәттә булсын! Совет дәүләте таркалган заманда рухи-дини хәятебезнең нинди хәрәбә сыйфатында булуын, мәчетләребезнең манаралары киселгән, мәдрәсәләребезнең ишекләре бикле булуын, өммәтебез адашу, гафиллек юлына төшкән хәлен күпләребез яхшы хәтерлибез. Нурмөхәммәт хәзрәт һәм аның фикер-теләктәшләре вә укучыларының дин юлындагы хезмәтләре нәтиҗәсендә 750 дән артык мәхәллә торгызылды, уку йортлары, шул исәптән данлыклы Галия мәдрәсәсе янәдән ачылды, ислам тәрбиясен хакыйки, вөҗданына сеңдергән яңа буын яшьләребез барлыкка килде.

Бүген Башкорстан Диния Нәзарәте үз үсешенең тарихи бер чорына килеп җитте. Бүген Нәзарәтнең яңа рәисен сайлау белән бергә бу үсештә яңа баскычка менү күтәрелә өчен карар, яңа максатлар алырга да әзер дип ышанам.
Моннан 160 ел элек туган күренекле галимебез, элекке мәшһүр мөфти Ризаэтдин Фәхретдин хәзрәтләре“Җәвамигул кәлим шәрхе” дигән китабында болай ди: “Өммәтләрнең дөньяда яшәүләре вә гыйззәт белән дәвамнары – шул өммәтнең һәрберсе арасында аралашу, мәхәббәт вә өлфәт итүгә бәйләнгәндер. Гыйззәт белән яшәргә мөстәгыйд булган өммәтләрнең һәрберсенә Аллаһы Тәгалә шушы гакыйдәне – ышануны төшерә, вә үстерә, хәтта өммәтнең холкы вә табигый рәвешенә китерәдер. Шуннан соң алар мәхкәм бер милләт булалар, бере өчен бере фида булуны үзләренә миннәт беләләр. Шушындый гакыйдәдән мәхрүм калган милләтләр исә башкалар тарафындан йотылырга, бу дөнья йөзендә орлыклары бетәргә мәхкүмдер [ягъни хөкем ителгәндер]”.

Ризаэтдин хәзрәт Фәхретдиннең фикеренә ияреп мин дә Башкортстан Диния нәзарәтенең Россия Федерациясе мөселманнары Диния Нәзарәте, Россия мөфтиләр шурасы белән алга таба бердәмлектә эш итүебезне тарихи яктан да, хәзерге көн таләбе буенча да мәгъкуль бер гамәл дип инанам. Безнең алдыбызда төзегән мәчет-мәдрәсәләребезне мәгънәви яктан тулыландыру, тарихи шәхесләребез калдырган дини вә фәнни мирасны бергәләп торгызып, шуның нигезендә яңа буын гуләмәләрен тәрбияләү, глобальләшүгә таба барган дөньяда үз йөзебезне саклап калу бурычлары тора.

Сүземне төгәлләп, 27 ел буенча Аллаһ юлында ихластан көч түккән кардәшләребезнең өммәтебезгә кылган игелек-изгелекләре кабул булуын Аллаһ Раббыбыздан сорыйм, әҗер-савапларын ике дөнья сәгадәте буларак табарга, ә киләчәк буыннарның иман-ислам, тәүфикъ-һидаять вә истикамәтле юлдан баруларын Раббыбыз насыйп итсә иде дия дога кылам.

В знак уважения гостей съезда –  нашего курултая позвольте сказать несколько слов на русском языке. Я очень рад лично поздравить наше уважаемое собрание со знаковой юбилейной датой – 100-летием создания Республики Башкортостан и подчеркнуть огромный потенциал республики и ее богатейшее культурное и историческое достояние. Выражаю признательность главе Башкортостана Радию Фаритовичу Хабирову, которому оказали доверие руководить республикой и президент России Владимир Путин, и народ Башкортостана. Символично, что стараниями Радия Хабирова накануне празднования векового юбилея в Уфе возобновилось строительство Соборной мечети «ар-Рахим». Мечеть станет, иншаАллах, образом колоссального вклада первого президента Республики Башкортостана Муртазы Губайдулловича Рахимова в развитие родной республики и, я уверен в этом, порадует душу покойного муфтия Нурмухамета хазрата Нигматуллина.

Ислам является духовным стержнем башкирского народа, его духовной и интеллектуальной сокровищницей и в то же время, наша пречистая религия служит объединяющим фактором для башкир, татар и других народов республики, традиционно исповедующих ислам. Открытие соборной мечети «ар-Рахим» ознаменует новый этап в истории ислама в Башкортостане и на Урале. Молодой муфтий республики и руководство Духовного управления мусульман Российской Федерации приложат все усилия, чтобы Духовное управление мусульман Республики Башкортостан вышло на новый уровень развития через реализацию значимых не только в масштабе республики, но в масштабе всей России проектов, чтобы оно консолидировало вокруг исконных исламских ценностей всех башкир России, а внутри республики объединяло башкир, татар и мусульман всех других национальностей во имя процветания нашего общего Отечества.

Я хочу подчеркнуть, что наше единство не умаляет чьей бы то ни было значимости. Напротив, наше духовное единение возвышает нас как крепкую умму, которая, сплотившись вокруг наших мечетей, наших – Духовных управлений и особенно нашей федеральной мечети Московской Соборной мечети – столичной мечети нашей огромной державы, способно достигать высоких целей в деле укрепления своего Отечества, утверждения непреходящих ценностей мира, добра, созидания.

Молитвенно желаю нашему собранию мудрых решений, осознавать ответственность перед грядущими поколениями и перед Богом! Желаю успеха вам!
Спасибо за внимание.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

2019 ел, 16 октябрь, Өфе шәһәре / 16 октября 2019 г., г. Уфа


16 октября 2019

ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Яндекс Livejournal Mail.Ru

Возврат к списку