Среда, 17 апреля 2024
بِسْمِ اللّهِ الرَّحْمـَنِ الرَّحِيمِ "Во имя Аллаха, милостивого, милосердного!"
 
Rus En Ar
Статьи > СМР > Конференции, поездки и встречи > Приветственное слово Муфтия шейха Равиля Гайнутдина участникам VI съезда Всемирного конгресса татар

Приветственное слово  Муфтия шейха Равиля Гайнутдина участникам VI съезда Всемирного конгресса татар Приветственное слово Председателя Совета муфтиев России и Духовного управления мусульман Российской Федерации Муфтия шейха Равиля Гайнутдина участникам VI съезда Всемирного конгресса татар:

Уважаемый Минтимер Шарипович, уважаемый Рустам Нургалиевич, уважаемые члены президиума и делегаты VI Съезда Всемирного конгресса татар!

От имени Духовного управления мусульман Российской Федерации, Совета муфтиев России и себя лично приветствую Вас братским мусульманским приветствием - Ассаляму алейкум ва рахматуллахи ва баракатуху − Мир вам, милость Всевышнего и Его благословение!

Выражаю свои искренние сердечные поздравления руководству Всемирного конгресса татар, его отцам-основателям, в числе которых крупные представители татарской интеллигенции, членам и сотрудникам Исполнительного комитета ВКТ и всему татарскому народу по случаю важной юбилейной даты − 25-летия нашего Конгресса.

Учреждение Всемирного конгресса татар в 1992 году является, разумеется, событием гораздо большего масштаба, нежели просто создание общественной организации. Историческая роль Конгресса заключалась в том, что он взял на себя миссию консолидации и объединения татарской нации, "татарского мира", ранее разделенного и раздробленного в связи с известными историческими событиями начала ХХ века. Разорванная ткань татарской культуры стала сшиваться, началось восстановление прерванных связей между поколениями и эпохами татарской культуры.

Говоря об основных итогах в национальной жизни татар за истекший период, я бы, в первую очередь, подчеркнул возрождение к жизни исторической памяти татарского народа и то, что татары открыли для себя бездонную кладовую тысячелетней национальной истории и культуры, в течении советского периода остававшуюся фактически недоступной для основной массы татар. Наряду с этим, в национальную жизнь вернулись и заняли в ней своей важнейшее место религиозные традиции и наша традиционная нравственность. Тем не менее, основным показателем пульсирующего национального бытия являются не фиксируемые численными показателями конкретные достижения, но непрерывность процесса познания и развития своего наследия, передача традиции из поколения в поколение.

Без сомнения, татарская нация может с гордостью говорить о своем вкладе в мировую историю, и, обладая многократным опытом строительства государственности, необычайно широким ареалом автохтонного расселения, огромным вкладом в развитие и укрепление государственности на местах своего проживания, в том числе и в процветание российской государственности, может мыслить о себе соответственно. Всемирный конгресс татар развивался исходя из этих положений. 

Изначально Конгресс сложился как сообщество единомышленников, состоящее преимущественно из интеллигенции, персон, обладающих непреложным общественным и профессиональным авторитетом. В том, что Всемирный конгресс татар стал авторитетным голосом татар всего мира перед лицом мировой общественности, органов государственной власти и международных институтов велика роль его первого председателя академика Академии наук Республики Татарстан Индуса Ризаковича Тагирова. 

В ходе своей истории татары построили немало государств и имели множество столиц. Но на стыке XX и XXI веков духовным и национальным центром татар, сердцем татарского мира стала Казань, при том, что национальным лидерам удалось установить доверительные, уважительные, братские отношения с татарскими общинами по всему свету и собрать многоликий, многообразный татарский мир, способствуя сохранению и развитию множества самобытных местных культур.

За эти четверть века татары представили себя и свой созидательный потенциал миру, в политический обиход прочно вошло понятие "модель Татарстана", а сама республика утвердилась в качестве одного из важных столпов российской государственности и федерализма.

Повсеместно в регионах России стали возрождаться очаги национальной культуры, духовной жизни. Многочисленные ростки национальной жизни в десятках регионов России заботливо опекаются на постоянной основе нынешним руководством Конгресса под руководством председателя Исполнительного комитета Рината Зиннуровича Закирова. Сегодня на службу интересам татарской нации и ее многочисленных общин поставлены современные технологии, позволяющие укреплять наши связи в ежедневном режиме.

В течение нескольких лет Всемирный конгресс татар проводит масштабный форум татарских религиозных деятелей − уникальное в своем роде мероприятие, которому белой завистью завидуют религиозные мусульманские деятели других российских народов, исторически исповедующих Ислам, ведь ни у одного из нескольких десятков мусульманских этносов нет мероприятия подобного формата. Работа форума подтвердила, что в татарских общинах по всему миру деятельность национальных лидеров и духовенства ведется совместно, сообща, а нередко представлена и в одном лице, а также и то, то широкие массы татар рассматривают религию Ислам как основной источник, питающий развитие татарской культуры.

Обращаясь к теме стратегии деятельности Всемирного конгресса татар, к перспективам Конгресса, хочу подчеркнуть, что татары должны оценивать свои достижения и строить дальнейшие планы исходя из того вклада, который они способны и хотят внести в копилку общемировой человеческой цивилизации. Важнейшими задачами остаются сохранение своего национального лица − т.е. сохранение, развитие, обогащение языка и культуры татар. Еще один важный аспект в перспективной деятельности Всемирного конгресса татар − это поиск талантливой молодежи, ее привлечение к национальной жизни, обучение и подготовка молодого поколения лидеров и руководителей.

От имени Духовного управления мусульман Российской Федерации, Совета муфтиев России, наших региональных муфтиев, имам-мухтасибов, имамов я подтверждаю нашу готовность к совместной созидательной работе, к поддержке инициатив, направленных на укрепление межнационального и межрелигиозного согласия, на возрождение татарской культуры.

Молитвенно желаю VI-му Съезду Всемирного конгресса татар успешной и содержательной работы.

Благодарю за внимание.


Текст приветствия Муфтия шейха Равиля Гайнутдина на татарском языке: 

Мөхтәрәм Шәриф улы Минтимер ага, мөхтәрәм Нургали улы Рөстәм әфәнде, мөхтәрәм президиум һәм делегатлар!

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөфтиләр шурасы һәм шәхсән үз исемемнән барчагызны әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү - барчагызга Аллаһу Тәгаләнең сәламе вә бәракәте булсын дип сәламлим.

Бөтендөнья татар конгрессына 25 ел − чирек гасыр − тулу уңаеннан конгрессның җитәкчелегенә, аның эшчәнлегенә ныклы нигез ташлары салып, оештырып җибәргән өлкән буын зыялыларыбызга, башкарма комитетта бүгенге көндә хезмәт итүчеләргә һәм тулаем алганда татар милләтенә бу матур дата уңаеннан ихлас тәбрикләремне җиткерәм!

1992 елда Бөтендөнья татар конгрессының оешып эшли башлавы милләтебез өчен зур тарихи вакыйга булды, чөнки бу Совет чорында дәүләт чикләре белән аерылган, бүлгәләнгән татар дөньясын яңадан бербөтен итеп беркетү, өзелеп торган туганлык җепләрен тоташтыру, буыннарны, дәверләрне бер-берсенә ялгау иде.

25 еллык дәвердә милли тормышның төп казанышлары нәрсә булды дигәндә, татарларның тарихи үзаңы торгызылу, шуның белән бергә совет чорында инкарь ителгән, бикләр астында яткан  дини, әдәби, сәнгати хәзинәләр ачылуны ассызыкларга кирәк. Моның белән беррәттән халкызыбга дини кыйммәтләр, дини әхлак та кайта башлады, гореф-гадәтләр торгызылды. Ассызыклап әйтик, рухи-мәдәни яшәешнең төп күрсәткече булып эшчәнлекнең өзелмәве, һәрдаим яңартылып баруы, буыннан-буынга күчүе тора.

Татар милләте, һичшиксез, дөнья киңлегендә фикер йөртергә һәм эш итәргә лаеклы милләт, чөнки автохтон халык буларак аның яшәү ареалы гаҗәеп киң, гасырлар дәвамында күпсанлы дәүләтләр төзеп яшәү тәҗрибәсе тупланган, ә күчеп китеп, диаспора буларак яшәүче җәмәгатьләр яңа ватаннарының үсеше һәм чәчәк атуына һәрвакыт лаеклы өлеш кертеп яшәделәр. Шул исәптән татарлар Россия дәүләтчелеген үстерү, ныгытуда да күп хезмәт иткән милләт. Бу хакыйкатьләрне аңлаучы һәм шушы юл белән баручы милли лидерларны Конгресс үзенә җәлеп итте.

Татар конгрессы баштан ук зыялы катлам, һөнәри һәм иҗтимагый яктан ихтирам казанган, киләчәккә карап уйлаучылар туплантысы булып оешты. Аның үз сүзен җиткерә белүе, дәүләт каршында һәм халыкара мәйданда татар милләтен лаеклы рәвештә таныта алуында беренче рәисе − академик Индус Ризак улы Таһировның стратегик фикерләве, сәяси таланты һәм зирәклегенең өлеше бик зур. Татарның дәүләтләре күп булган, башкалалары да күп, ләкин рухи һәм милли үзәк, татарның йөрәге булып XX-XXI гасырлар чигендә нәкъ менә Казан танылды. Аллаһының рәхмәте белән татарлар казанлыларга, Себер, Әстерхан, мишәр һәм башка милләтләргә бүлгәләнмичә, бербөтен йодрык булып кала белделәр, гәрчә һәр җирлекнең үзенчәлекле мәдәнияте, гореф-гадәтләре сакланса да. Бу зур казанышта да Бөтендөнья татар конгрессы Казанда урнашып, башка төбәкләр белән туганнарча мөнәсәбәт оештыра белүенең әһәмияте аз булмады.

Узган чирек гасыр дәвамында татарлар халыкара дәрәҗәдә билгеле, хөрмәтле милләт данын казанды. "Татарстан моделе" гыйбарәсе телгә керде, республика үзе федератив дәүләт буларак Россия Федерациясе дәүләтчелегенең мөһим бер баганасы буларак билгеле булды. Россиянең күп өлкәләрендә милли һәм дини тормыш уянды, күпсанлы бу учакларны һәрдаим тергезеп, чәчкән миллилек орлыкларын сугарып үстерү вазыйфасы Бөтендөнья татар конгрессының икенче җитәкчесе − Башкарма комитет рәисе Ринат Зиннур улы Закировка күчте. Башкарма комитет, Конгрессның аппараты хезмәткәрләре тырышлыгы белән, заманча технологияләр куллану ярәмендә татарлык җепләре көндәлек нигездә берегеп, тоташып тора.

Берничә ел дәвамында инде Бөтендөнья татар конгрессы үз өстенә татар дин әһелләре форумын үткәрү вазыйфасын йөкләде. Россиядә яшәүче дистәләгән мөселман милләтенең берсенең дә мондый форумы юк әле һәм дөнья киңлегендә дә мисаллар бармак белән санарлык. Форум эшчәнлеге шуны ачык күрсәтте: төбәкләрдә милли һәм дини әйдәп баручылар, лидерлар − бердәм һәм бердәй, татарның киләчәге һичшиксез меңьеллык ислам мәдәнияте белән бәйле һәм шуннан көч алып яши.

Бөтендөнья татар конгрессы киләчәккә нинди уй-фикерләр, максатлар белән барырга тиеш дигәндә, татар милләтенең дөнья халыклары арасында тоткан урынын, кешелек цивилизациясе хәзинәсенә керткән һәм киләчәктә кертергә теләгән өлешен күзаллау, бу юнәлештә иҗтиһад итү булырга тиеш. Татар телен саклау, үстерү, баету, шуның белән бергә мәдәни хәзинәбезне тулыландыру− көн үзәгендә. Мөһим мәсьәләләрнең тагын берсе − киләчәк өчен яшь буын милли лидерларны барлау, милли эшчәнлеккә җәлеп итү һәм аларны мәгариф, фикерләү ягыннан үстерү.

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөфтиләр шурасы, төбәк мөфтиләребез, имам-мөхтәсибләребез, имамнарыбыз исеменнән мин бу эшләрдә Бөтендөнья татар конгрессы, милли оешмалар, милли әйдаманнар белән берлектә, бер-беребездә терәк һәм таныч булып эшләргә, милләтара һәм диннәрара тынычлыкны, татулыкны ныгытуга юнәлгән башлангычларда катнашырга, ярдәм итәргә әзер торганыбызны белдерәм.

Бөтендөнья татар конгрессының алтынчы җыены − съезды уңышлы һәм эчтәлекле узсын диеп догада торам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.




3 августа 2017

ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Яндекс Livejournal Mail.Ru

Возврат к списку