ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ Р.Н.МИННИХАНОВКА
Мөхтәрәм Рустәм Нургалиевич!
17 ноябрь көнне булган фаҗига турында ишетеп һәркайсыбыз тетрәндек. Бу көннәрдәге кайгы хәсрәтне безнең татарларның уртак кайгысы дип кабул иттек. Изге догаларым белән ачы хәсрәтегезне, тирән кайгыгызны уртаклашып, хәлегезгә бераз гына булса да җиңеллек китерергә, Сезгә бер таяныч булырга телибез.
Аллаһы Тәгалә Сезгә, гаиләгезгә Үзе ныклык hәм сабырлык бирсен, Сезне ярдәменнән ташламасын. Бу авыр кайгылы сәгатьләрдә мин догада Сезнең белән бергә.
Ихлас күңелдән улыгыз Ирекнең рухы Җәннәтле, Аллаhның мәгърифәтенә ирешсен дия мөселман дин кардәшләрем hәм имамнарыбызның изге догаларын ирештерәм.
Бу фаҗигадә hәлак булган мәрхүмнәрнең урыннарын оҗмахта кылуны сорап, аларның якын-газизләренә Раббыбыз Аллахның күркәм сабырлыгы насыйп булса иде һәм догаларыбыз ирешсә иде дип дога кылабыз: “Иннә лилләhи вә иннә иләйhи раҗигун”
Мөфти шәех Равиль Гайнетдин
Россия мөфтиләре Шурасы рәисе,
Россиянең Европа бүлеге мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе
