Вторник, 23 Мая 2017
 
"Во имя Аллаха, милостивого, милосердного!" بِسْمِ  اللّهِ  الرَّحْمـَنِ  الرَّحِيمِ
Rus En Ar
Статьи > СМР > Документы и заявления СМР и ДУМРФ > Приветствие Муфтия Шейха Равиля Гайнутдина участникам и гостям VIII Всероссийского форума татарских религиозных деятелей

Приветствие Муфтия Шейха Равиля Гайнутдина участникам и гостям VIII Всероссийского форума татарских религиозных деятелей Приветствие на татарском и русском языках Председателя Духовного управления мусульман Российской Федерации и Совета муфтиев России Муфтия Шейха Равиля Гайнутдина участникам и гостям VIII Всероссийского форума татарских религиозных деятелей, который проходит в Казани:


Россия мөфтиләр Шурасы һәм Россия Федерациясе мөселманнары диния нәзарәте рәисе Мөфти Шәех Равил Гайнетдин VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына мөрәҗәгатьнамәсе



Хөрмәтле мөфтиләр һәм имамнар, VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашучылар һәм кунаклар!

 Россия мөфтиләр шурасы һәм Россия Федерациясе мөселманнары диния нәзарәте исемнәреннән сезне ихлас күңелдән сәламлим – әс-сәламу галейкум вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтуһ – Аллаһ Раббыбызның сәламнәре, рәхмәтләре һәм бәракәтләре сезгә барчагызга да булса иде! Россиянең барлык халыкларының да яшәешен, көнкүрешен тамырдан үзгәрткән, яңа юнәлешкә борып җибәргән мөһим вакыйганың − 1917 елгы инкыйлабның 100 еллыгы җитте.

Иҗтимагый һәм икътисади күзлектән караганда совет хакимиятенең эше төрлечә бәяләнсә дә, аның диннәргә карата алып барган сәясәте, шөбһәсез, зур хата булды. Бер гасыр элек башланган атеистик пропаганда алга таба Аллаһ йортларын − мәчетләрне, мәдрәсәләрне ябу белән, дин әһелләрен эзәрлекләү һәм юк итү белән дәвам ителде. Әлеге сәясәт һәр дингә карата алып барылды.

Шул ук вакытта татар мөселман милләте башына әйтеп үтелгән афәтләргә өстәп башка кыенлыклар да төште. Беренче чиратта бу ун гасыр дәвамында татарның рухи-мәдәни хәзинәсе туплап барылган, меңләгән китап, газет һәм журналлар чыгарылган гарәп имлясыннан ваз кичеп, ике мәртәбә яңа графикага күчү. Шул ук исемлектә − мөселман дөньясында иң алдынгы дип танылган, күп кенә мөселман халыкларына дин әһелләрен, иләһият белемнәре белгечләрен һәм милли интеллигенцияне тәрбияләп биргән мәдрәсәләрне ябу.

Шул рәвешле совет хакимияте җирле мөселман халыкларын үз дини-рухи тамырларыннан өзеп алырга тырышып карады. Табигый ки, бу ниятләр тормышка ашмады, шулай да татарның рухи халәтенә, милли тормышына, үзаңына ифрат зур зыян салынган иде. Аллаһ Субханәһү вә Тәгаләнең рәхмәте белән, Галимҗан Баруди, Ризаэтдин Фәхретдин, Муса Җаруллаһ Биги, Кәшшаф Тәрҗемани, Габдеррахман Расули, Шакирҗан Хыялетдинов, Габделбарый Исаев, Әхмәтҗан Мостафин, Әхмәдзәки Сәфиуллин һәм башка дин галимнәребез рухи чылбырларның өзелмәве өчен зур тырышлык һәм хезмәт күрсәттеләр. Рухи тормыш учагын, иман нурын сүндерми тотып безнең көннәргәчә китереп җикергән мәрхүм галимнәребезгә без чиксез рәхмәтле булырга тиеш.

Ләкин рәхмәт хисебезнең иң зур күрсәткече һәм дәлиле булып олуг дин әһелләребезнең иҗтиһадын дәвам итү, рухи байлыгыбызны торгызу булыр. Рухият учагыбыз яңа көч алсын, киләчәк буыннарның тормыш юлын яктыртсын, экстремизм яки үз рухи кыйблаңны югалту кебек замана чирләреннән бер дәва булсын дип тырышырга тиеш без. Бу нисбәттән аякка басып килә торган Болгар ислам академиясенә чын дини-гыйлми мәркәз, татар рухи хәзинәсенең байлыкларын һәм гуманистик казанышларын бөтен кешелеккә ачыр һәм танытыр дигән өметләр баглыйбыз. Форумда катнашучыларга уңышлар һәм нәтиҗәле эшләр телим, Аллаһу Тәгаләнең ярдәме булсын!

Мөфти Шәех Равил Гайнетдин,
Россия мөфтиләр Шурасы һәм Россия Федерациясе мөселманнары диния нәзарәте рәисе






Официальный перевод на русский язык послания Председателя Совета муфтиев России и Духовного управления мусульман Российской Федерации Муфтия Шейха Равиля Гайнутдина VIII Всероссийскому форуму татарских религиозных деятелей:




Уважаемые муфтии и имамы, участники и гости VIII Всероссийского форума татарских религиозных деятелей!

Сердечно приветсвую вас от имени Совета муфтиев России и Духовного управления мусульман Россиийской Федерации и желаю вам мира, милости Всевышнего и Его благословения!



В этом году наступает столетняя годовщина революции – важнейшего переломного события в истории нашей страны, кардинально изменившего жизненный уклад и развитие всех без исключения народов России. При всей неоднозначности социально-экономического курса советской власти, ошибочность ее антирелигиозной политики не вызывает сомнений. Сегодня мы не можем не вспомнить начавшуюся сто лет назад активную атеистическую пропаганду, последовавшие за этим чудовищные разрушения храмов и закрытие религиозных учебных заведений всех конфессий, зверские репрессии в отношении духовенства всех религий.

При этом для татарского народа эта политика была отягчена рядом дополнительных факторов. Наиболее губительными среди них стали двойное изменение графики языка, на котором до революции на протяжении десяти веков писали многие поколения богословов и просветителей, издавались тысячи книг, газет и журналов, а также закрытие всех татарских медресе, снискавших славу самых передовых учебных заведений мусульманского мира, из стен которых вышли не только выдающиеся богословы, но и весь цвет национальной интеллигенции многих мусульманских народов России.

Таким образом, была предпринята попытка полностью уничтожить связь с многовековой духовной
традицией предков. Нанеся существенный урон развитию духовной культуры и национальной идентичности, эта попытка все же была обречена на неудачу.

По милости Всевышнего, благодаря усилиям таких подвижников нашего народа, как Галимджан Баруди, Ризаэтдин Фахретдин, Муса Бигиев, Кашшаф Тарджемани, Габдуррахман Расули, Шакирьян Хиялетдинов, Габдульбари Исаев, Ахматджан Мустафин, Ахмадзаки Сафиуллин и многих других, духовная преемственность поколений не была окончательно прервана.

Мы должны быть безгранично благодарны нашим предшественникам, в самые тяжелые времена гонений сохранивших для нас и наших потомков тлеющие угольки некогда ярко сияющего костра татарской богословской мысли. Но наша благодарность должна быть не только в словах и молитвах, а, самое главное, в продолжении их славного дела – возрождении и популяризации духовного наследия предков, дабы зажженный ими костер разгорелся с новой силой, освещая пути новых поколений, согревая их души и защищая от вредоносных вирусов глобализации и экстремизма.

Надеемся, что эту важную задачу сможет реализовать создаваемая Болгарская исламская академия, став по-настоящему крупным академическим научно-исследовательским центром, раскроющим всему миру гуманистический потенциал татарской богословской школы.

Желаю участникам форума успехов и плодотворной работы, да пребудет с вами благословение Господа!


Муфтий Шейх Равиль Гайнутдин

Председатель Совета муфтиев России и

Духовного управления мусульман Российской Федерации.


19 мая 2017

ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Яндекс Livejournal Mail.Ru

Возврат к списку